Байрак
  • Рус Тат
  • «Тормышыбыз бер көн эчендә чәлпәрәмә килде - әтисез калдык, әнине гаеплиләр, энебезнең кайда икәнлеген белмибез»

    Тәтеш районының Монастырский авылында яшәүче 47 яшьлек биш бала әнисе Елена Болонкина ирен үтерүдә гаепләнелә. Районның үрнәк гаиләләреннән саналган Болонкиннарда мондый хәл килеп чыгар дип беркем дә уйламаган, күрәсең. "Вечерняя Казань" газетасы хәбәр иткәнчә, гаиләнең иң өлкән балалары - 30 яшьлек Денис һәм 28 яшьлек Юлия сүзләренә караганда, әниләренә карата...

    Тәтеш районының Монастырский авылында яшәүче 47 яшьлек биш бала әнисе Елена Болонкина ирен үтерүдә гаепләнелә. Районның үрнәк гаиләләреннән саналган Болонкиннарда мондый хәл килеп чыгар дип беркем дә уйламаган, күрәсең.
    "Вечерняя Казань" газетасы хәбәр иткәнчә, гаиләнең иң өлкән балалары - 30 яшьлек Денис һәм 28 яшьлек Юлия сүзләренә караганда, әниләренә карата гаепләүләр 9 яшьлек энеләренең күрсәтмәләренә генә нигезләнгән.
    Әлеге хәл 28 августта булган. Ул көнне гаилә башлыгы - Виктор Болонкин иртәнге сигезләр тирәсендә сыерларын авыл артындагы көтүлеккә арканларга китә һәм шунан соң кире әйләнеп кайтмый.
    - Әни төшке ашка кайткач, балалардан: "Әтиегез кайда?" дип сораган, - диде безгә Денис, аның белән элемгә кергәч. - Әти өйдә булганда (Виктор Болонкин вахтада эшләгән булган) телефонын үзе белән йөртми иде. Ә сәгать көндезге өчләр тирәсендә сыер үзе өйгә кайткан. Димәк, аны беркем дә бәйләмәгән. Кич белән әни, борчылып, Юлия белән миңа шалтыратты. (Олы балалар әти-әниләреннән аерым яшәгән - Авт).
    Без аны ничек булдыра алдык, шулай тынычландырдык. Әти, бәлки, кабат балыкка киткәндер, дидек. Шуннан соң әни өч бала белән бергә ятып йоклаган. Ә иртән сыерны арканларга дип көтүлеккә төшкәч, әтине үле килеш тапкан. Әни әйтүенчә, ул йөзе белән җиргә капланган килеш яткан, ә куллары артка каерылган булган. Әни аны әйләндергәч, күкрәк тирәсендәге канны күреп алган. Һәм шунда ук полициягә хәбәр иткән.
    Хәзерге вакытта Елена Болонкина сак астына алынган. Тикшерү бара. Ә 9 яшьлек малайны, туганнары коткысына бирелмәсен дип, балалар йортына җибәргәннәр. Ләкин аның кайда икәнлеген Денис та, Юлия да төгәл белми.
    - Туганнарыбыз юк дәрәҗәсендә. Ә гаиләбез зур иде. Шуңа күрә без һәрвакыт бергә һәм бердәм булдык. Ял иткәндә дә, эшләгәндә дә. Әти унбиш ел инде Мәскәүгә барып эшли иде. Мин үзем Тәтештә эшлим. Һәм шунда ук яшим дә. Әти-әниләр йортыннан 15 чакрым ераклыкта гына. Ә сеңлем Юлия Казанда яши. Шуңа күрә әтиебез кайтканда һәрвакыт барыбыз бергә җыелыша идек. Гаиләбездә барысы да яхшы иде, тик 28 августта барысы да чәлпәрәмә килде. Әтисез калдык. Инде әнине дә гаеплиләр. Энебез кайда? Безгә бик авыр. Бу вакыйгалардан соң Юлия үз хисабына отпуск алырга мәҗбүр булды. 5 һәм 8 яшьлек энеләребезне дә карарга кирәк бит әле. Ә миңа эшләргә туры килә, чөнки хәзер гаиләдә бердәнбер акча эшләүче булып калдым. Балаларның кышка киемнәре дә юк. Опека органнары пенсияне ике айдан соң гына алачакбыз, диде.
    Баштагы көннәрдә авылдашлар безгә гел ярдәм итеп торды. Кайда, нәрсә ишеткәннәр, барысын да хәбәр иттеләр. Ләкин соңгы вакытта, минем уйлавымча, аларны куркыталар. Ә төрле версияләр бар. Мәсәлән, бу җинаятьне читтән балык тотарга килеп йөрүче кешеләр эшләргә дә мөмкин, дигәннәр иде. Безнең әти гадел кеше иде. Бәлки, ул алар белән каршылыкка кергәндер... Хәзер безгә көтәргә генә кала инде, - диде гаиләләренә зур кайгы килгән Денис.
    Зөһрә САДЫЙКОВА
    Шәһри Казан
    Алынган чыганак: matbugat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: