Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Тормыш кагыйдәсе

Конкурска мәкаләләр әзерләгәндә Буа районының күренекле кешеләре – Әлки авылында туып-үскән Раил һәм Камил Зыятдиновлар хакында язасым килде.

 

                                 

Аларның берсе Татарстанның аграр, икенчесе сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә зур көч керткән шәхесләр. Тик язмам ул хакта түгел. Үзем белгәннәрне (чөнки алар каенанамның энеләре) эшкә җигеп, бөтенләй икенче яктан – татар җанын саклаучы, милләтне барлаучы һәм бөтен көчләре белән туган авылына ярдәм итүче шәхесләр буларак язасым килә. Бу чыннан да шулай.

Камил Шәһәретдин улының Мордовиядә Һади Такташ исемендәге музей салдырганын күпләр белмидер әле. 2004 елда коллегасы – Мордовиянең Сәламәтлек саклау министры Рафаил Аширов белән аларны Сурьгодь авылы мәктәбенә чакыралар. Анда эшләп килүче музейны карыйлар, укучылар Һади Такташның тормыш юлы, иҗаты хакында сөйлиләр. Шунда Камил Зыятдинов әлеге авылда шагыйрьнең музей-йортын булдырачагын әйтә. Идеяны Рафаил Закиевич та хуплый. Бу шатлыклы хәбәргә җирле халык аптырап кала: авылга төзелеш материаллары төягән автомобиль килеп җиткәч кенә ышаналар. 2005 елның сентябрендә музей-йортны ачалар. Камил Шәһәртдинович үзе дә тантанада шагыйрьнең шигырьләрен укый.

      

Шул рәвешле Мордовия республикасында да татарлык учагын кабыза. Бу уңайдан Такташның кызы, халык аңа рәхмәт укый.

Моннан тыш Камил Зыятдинов Арча районының Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеена да еш бара. Анда сәяхәт кылган саен шагыйрьнең “Исемдә калганнар” әсәрендәге вакыйгалар кичерешен алып кайта. Менә шулай меңнәрне аякка бастырган талантлы табиб, сихәтлекне, рухи азыкны бөек шәхесләр дөньясына якынаюдан таба.

Соңрак абыйсы Раил Шәһәретдинович белән кендек каны тамган авыл – Әлки тарихын, анда яшәгән халыкның яшәешен чагылдырган китап чыгаралар. Ул “Әлки ядкәре” дип атала. Бер карашка, китапта Татарстанның гади бер авыл язмышы сүрәтләнә кебек. Тик диккатъләп укысаң, анда ил язмышы – авыл халкының милләтен, телен, динен саклап калу өчен тырышулары, ачлык, сугыш елларында да авырлыкларга бирешмичә, хезмәтнең тәмен белеп, бердәм яшәүләре хакындагы мәгънә ярылып ята.

                   

Китапка шулай ук Зыятдиновларның нәсел шәҗәрәсе дә урнаштырылган. Әйтергә кирәк, аның күчермәсе аларның һәрберсенең өендә эленеп тора. Нәсел, дигәннән, бу төшенчәгә аерым тукталып үтмичә булмый. Чөнки ул Зыятдиновлар өчен буш сүз түгел. Олыларны хөрмәт итү, рәхмәтле булу – күңелләренә яшьтән салынган орлык. Әти-әнисен зур ихтирам хисләре белән искә алу – алар исеменә атап коелар яңарту, коръән ашлары укыту һәм башкалар.

                       

Бу уңайдан үз тормышымнан да мисал китерәм. Каенанам – аларның олы апалары. Гаҗәеп: энекәшләренә булган аның гозере бервакытта да арткы планга куелмый иде. “Ярар Дәү апа, борчылма. Исәнлегең нихәл? – дигән сүздән башкасын ишетмәде ул. Татарда: “Кыз туганың яныннан узганда керә алмасаң, чыбыркыңны булса да селтәп уз! – дигән гыйбарә бар. Раил һәм Камил Зыятдиновларга аны яшьтән сеңдергәннәрме?! Буага, Әлкигә кайткан саен апаларына эзне суытмадылар. Вакытлары тыгыз булып, күрә алмасалар: “Дәү апа кереп булмады инде,” – дип шалтыратып хәлне аңлаталар иде. Менә кайда ул туганлыкның өзелмәс җебе!

Өлкән буынга ихтирамны үзенекеләрдән генә түгел, башкалардан кызганмады алар. Авылда төрле дини мәҗлесләр оештыру, сугыш ачысын, тыл хезмәтенең авырлыгын татыганнарны түгәрәк өстәл артына җыю, бүләкләү – ике туган үткәргән мондый чараларның исемлеге гаять зур.

Дин турында сүз башлаганбыз икән, аларның Әлки авылы мәчетенә, зиратына керткән саллы өлешне әйтмичә булмый. Зиратны бетон койма белән тоттырып алу, кырыйларына чыршылар утырттыру – алар барысы да Камил Зыятдинов эше. Инде ул үзе дә, биш елдан бирле шул зиратның җир куенында ята. Ә чыршылары аның мәңгелек йокысын саклыйлар сыман...

Изге эшне абыйсы Раил Зыятдинов дәвам итә. Мәчетне төзекләндереп тору, зиратка бина төзетеп, аны алып кайтып урнаштырту һәм башкалар...

Әлбәттә, авылның киләчәге ул – шул туган туфракта үскән балалар. Димәк, аның мәктәбе. Зыятдиновлар моны яхшы аңлый, ничә дистә елдан бирле балалар янында булып, узган чараларда катнашалар. Кирәксә, мәктәпкә ярдәм итәләр.

Узган ел авыл тагын җанланды. Анда регионара “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале узды. Төрле районнардан, шәһәрләрдән, өлкәләрдән җыелган 100гә якын гармунчы Әлки җиренә басты. Бу – Раил Шәһәретдинович инициативасы.

Менә шулай Буа районы Әлки авылының ике уңган улы милләтен, гореф-гадәтләрен барлаучы, аның киләчәген күзаллаучы шәхесләр. Ислам дине нигезендә яткан – башкаларга ярдәм итү, өлкәннәрне зурлау, туганлыкның кадерен, тырыш хезмәтнең тәмен белү – ул Зыятдиновларның тормыш кагыйдәсе.

Әлфинур Йосыпова.

Буа шәһәре, 10 июнь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев