Байрак
  • Рус Тат
  • Төрекләр чуашча өйрәнә

    Үткән атна ахырында Боерган авылына үзенчәлекле кунаклар - чуаш телен, әдәбиятын, фольклорын өйрәнүче төрекләр булып китте. Авыл китапханәсендә алар "Тахаръял" төбәге язучылары, шагыйрьләре, туган якны өйрәнүчеләре белән түгәрәк өстәл артында очраштылар. Охшашлыклар күп Төркиянең Кыркларели, Әнкара, Измир, Эдирне шәһәрләре уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре - филология фәннәре докторы, фольклорчы Бюлент Бәйрәм,...


    Үткән атна ахырында Боерган авылына үзенчәлекле кунаклар - чуаш телен, әдәбиятын, фольклорын өйрәнүче төрекләр булып китте. Авыл китапханәсендә алар "Тахаръял" төбәге язучылары, шагыйрьләре, туган якны өйрәнүчеләре белән түгәрәк өстәл артында очраштылар.
    Охшашлыклар күп
    Төркиянең Кыркларели, Әнкара, Измир, Эдирне шәһәрләре уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре - филология фәннәре докторы, фольклорчы Бюлент Бәйрәм, шулай ук филология фәннәре докторы, тел-ләр өйрәнүче Фейзи Эрсой, филология фәннәре кандидаты, телләр өйрәнү-че Синан Гюзел, аспирант, телләр өйрәнүче Кемалетдин Явуз Татарстан һәм Чуашстан югары уку йортларына үзара студентлар алмашу максатында кил-гәннәр. Аларны туплаучы Бюлент Бәйрәм исә Григорий Тимофеевның "Тахаръял" китабын тәрҗемә итә башлаган. Ул берочтан әлеге төбәкнең географиясе, җирле халкы, әдәбиятчыларның эшләре белән танышу теләген дә тормышка ашырды бу көнне.
    - Моның өчен күптәнге дус-тым, шушы авылда туып- үскән, "Сувар" газетасы баш редакторы Константин Малышевка рәхмәт. Аның белән әле татар телендә генә сөйләшә белгән вакытымда танышкан идем. Ул да татарча яхшы белә. Ә хәзер аның туган телендә дә иркенләп аралашабыз,- ди ул. Фейзи Эрсой, Синан Гюзел да чуашча әйбәт бе-ләләр. Кемалетдин Явуз исә бу өлкәгә кереп кенә килүен әйтте һәм киләчәк-тә укытучылары кебек булырга вәгъдә бирде. Кунаклар раславынча, бу бер дә авыр түгел. Аларда охшаш сүзләр күп, моңа әл-ләни кадәр мисал да китерделәр.
    Бу көнне аралашу тулысынча чуаш телендә барды. Төрек кунаклар үзләре, эшләре турында сөйләде-ләр. Джелал Баяр университетында төрек теле һәм әдәбияты кафедрасында эшләгән Бюлент Бәйрәмне телләр өйрәнү һәм тәҗри-бә туплау өчен Казанга җи-бәрәләр. Биредә ул 2 ел төрек телен укыта һәм үзе рус, татар, чуаш телләрен өйрәнә. Шунда чуаш фольклорын өйрәнүне дәвам итәргә карар кыла. Казанда, Чабаксарда күп материал туплап, 2004 елда Төркиягә кайта. 2008 елда чуаш баһадирлары турында риваятьләр буенча докторлык диссертациясе яклый. Берничә елдан Кыркларели университетына күчә. Чуаш-төрек сүзлеген төзи, төрек телендә чуаш әкиятләре җыентыгын бастыра, "Улып" эпосын тәр-җемә итә. Бүген ул дистәгә якын китап, күпсанлы тәр-җемәләр авторы.
    Фейзи Эрсой Чуашстан белән 1999 елда таныша - университетта стажировка үтә. 2009 елда чуаш халык риваятьләре җыентыгын, икенче елны төрек телендә "Чуаш теле грамматикасы"н бастырып чыгара.
    Туган телегезне белегез!
    Тахаръяллылар да чуаш фольклоры, гореф-гадәт-ләре, риваятьләре, музейлар сакланышы турында сөйләделәр. Әлшидән шагыйрь, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Николай Зимин, Шәмәктән шагыйрь, Россия язучылары берлеге әгъзасы Николай Дворов, Боерганнан туган якны өйрәнүче, Чуашстанның халык академигы, шагыйрь Анатолий Малышев шигырьләрен укыдылар, кунакларга китапларын бүләк иттеләр. Алар да, Әлшидән "Тахаръял" туган якны өйрәнү музее директоры, этнограф Евгений Афанасьев, туган якны өй-рәнүче, Боерган мәктәбе укытучысы Михаил Вериялов, укытучы Марина Вериялова да иң беренче чиратта очрашуга килгән мәктәп укучыларына мөрә-җәгать иттеләр.
    - Туган телегезне яхшы бе-легез, һәрвакыт аралашыгыз. Аны сез сакларга ти-еш, шуны кайда да онытмагыз,- диделәр. Чуаш телен ЮНЕСКО юкка чыгучы телләр исемлегенә керт-кән. Ә туган телләрен онытмаска вәгъдә биргән балалар, чуаш телен өй-рәнүче, иркен аралашучы башка милләт вәкилләре булганда ул сакланачак әле - очрашуда катнашучылар шундый фикергә килделәр.
    Бу көнне укучылар да туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр, мәдәният хезмәткәрләре чуаш халык җырларын, биюләрен башкардылар, барысы бергә йола җырын җырладылар. Чараны алып барган китапханә мөдире Елена Хлынова барысын да әдәбият елы белән котлады, мондый очрашуларның тагын да булуын телә-де.
    Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
    АВТОР ФОТОСЫ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: