Байрак
  • Рус Тат
  • Төркиядә Россия туристы үлгән

    Фаҗига кичә кич Кемер шәһәрендә булган. (Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Төркиядә Россия туристы үлгән, дип хәбәр итә "РИА Новости". Агентлык мәгълүматы буенча, 36 яшьлек хатын-кыз ире белән Кемер тирәсендә ял иткән. Кичә кич коенырга барган җирдән аның хәле авыраеп киткән. Ял итүчеләр аны судан алып чыгарга ярдәм иткән. Аны җирле...

    Фаҗига кичә кич Кемер шәһәрендә булган.
    (Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Төркиядә Россия туристы үлгән, дип хәбәр итә "РИА Новости".
    Агентлык мәгълүматы буенча, 36 яшьлек хатын-кыз ире белән Кемер тирәсендә ял иткән. Кичә кич коенырга барган җирдән аның хәле авыраеп киткән. Ял итүчеләр аны судан алып чыгарга ярдәм иткән. Аны җирле хастаханәгә озатканнар, әмма табиблар коткарып кала алмаган.
    Беренчел мәгълүматлар буенча, гомере өзелгән хатын-кыз астмадан интеккән һәм ингаляторын кунакханә бүлмәсендә калдырган булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: