Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Тәслимә Низами: "Буалылар искиткеч тырышлар, үткеннәр,туган җанлылар"

Быел район газетасына 100 яшь тулу уңаеннан элек редакциядә эшләп киткән хезмәттәшләребезнең хәтирәләрен барлыйбыз. Шуларның берсе - Татарстанның атказанган артисты, журналист, шагыйрә, композитор Тәслимә Низами. Ул Буада эшләгән елларын болай дип яза:

Буа - тормыш мәктәбем

"Журналистикага аяк басып, яза гына башлаганда, үзеңне гений, оста язучы итеп тоясың. Бу “авыру” мине дә читләтеп узмады. Ягъни Казан Дәүләт университетын тәмамлаган белгеч, Сабада район газетасында җыйган тәҗрибә дә бар, дип, үземә нык ышана идем. Мин Буага кайтып район газетасына эшкә кердем. Авыл – хуҗалыгы мөдире булып. Берәр фермага барып кайтам да, күз ачып йомганчы су буе язып бирәм. Менә шунда башланды инде җаваплы сәркатип белән танышу. Мәнир абый: “Район гәҗитенең үз таләпләре бар, кыска итеп язарга өйрән, “су тутырма”

мәкаләңә дип, аркылыгы – буйга сыза да язмаларымны кертеп бирә. Мин рәхәтләнеп утырып елыйм. Мөнир абыйга рәхмәт инде, әнә шулай елата – елата кыскача язарга өйрәтте. Баксаң, бернәрсәсе дә юк икән, фактларны гына тезәсе дә чыгасы. Әлбәттә, Сабада бик талантлы журналист Эльфир Салаватуллинның (урыны оҗмахта булсын): “Башта фикерләреңне мәгънәсенә карап киштәләргә салып куй, шуннан сон аларны матур итеп бергә тоташтыр “, - дип әйткәне канга сеңгән иде, монысы да ярап куйды. Ләкин Сабада мәкаләләрне матур сөйләм белән бизәбрәк язалар иде шул. Ә Мөнир абый коры кеше. Урысча әйтмешли: конкретно и ясно - таләп катгый. Еламаска да өйрәндем, миңа “Саба мишәре” дигән кушамат тактылар.Чөнки мин беркем белән дә конфликтка кермичә, шыпырт кына үземнекен эшләдем, үз юлымнан тайпылмадым. Монда мине “сүтеп , киредән тектеләр”, районнан киткәндә,”хәзер инде любой җирдә эшли аласың” дип, хәер-фатыйха биреп озатты мишәрләр. Мин Мөнир абыйга мең рәхмәтле, чөнки җырлар язганда кабатланмау, кыскалык бик нык кирәк. Хәзер дә мәкалә язганда фикеләр кабатланмаганмы, дип, язмамны Мөнир абый булып, елмаеп, бер кат “кыркып” чыгам.

Буада халык үзенә бертөрле. Хәтта соңыннан һәр авыл халкының берсеннән берсе аерылып торганын абайлый башладым. Ләкин аларның уртак бер ягы бар: искиткеч тырышлар, үткеннәр,туган җанлылар. Хәтерем искиткеч яхшы иде. Райондагы алдынгы терлекчеләрнең , игенчеләрнең исем фамилияләрен генә түгел, бүләкләрен дә яхшы белә идем. Язганымны халык яратып укыды. Райкомның беренче секретарьлары Шамил Зыятдинович Шагаиев , Илгизәр Гафиятуллович Зәйнуллин заманнарында ук район гөрләп торды. Әмма Буаның Татарстанда зур күтәрелеш кичергән чагы Әбделхәй Нәбиуллович Хәйруллов чоры булды. Дөресен әткәндә, җитәкчеләрдән таләп итеп эшләтә алды ул. Һәр гектардан 30-40 центнерлы уңышлар, орлыкчылык һәм терлекчелектә нәсел эше белән җитди шөгыльләнү, заманча технологияләр, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә җавап бирерлек итеп барлык өлкәдә дә эшне оештыра белүче көчле шәхес иде ул. Әбделхәй Нәбиуллович эшләгән дәвердә бөтен Республика семинарлары монда югары дәрәҗәдә узды. Социалистик Хезмәт геройлары Рәүф Әһлиуллин, Нургали Сабирҗанов, Россиянең һәм Татарстанның атказанган агрономы Әгъзәм Гыйләҗев – кайсын гына алсак та алдынгы. Башлы һәм галим җитәкчеләр Камил Фәйсханов һәм Рәмис Кәлимуллин (урыны оҗмахта булсын) тәҗрибә участокларында югары уңыш бирә торган арпа, бодай, борчак сортлары игәләр иде. Әбделхәй Нәбиуллович Хәйруллов заманында Буа Татарстанда алдынгылыкны бирмәде. Шикәр заводы "дөбердәп" эшләп торды. Буада гына ничәмә – ничә ПМК, төзелеш – юл участоклары бар иде. Буаны тулысынча газлаштыру планын төгәлләү бурычын Рөстәм Хәмидуллинның “Татсельхозмонтаж” коллективы намус белән үтәде.

Каләмдәшләрем Әминә Сәлахова, Мәдинә Билалова, Рафаэль Латыйпов, яшь егет Гакил Камалетдинов командировкалардан кайтып керәләр дә утырып язалар, иртәгесен тагын чыгып китәләр. Бармактан суырып мәкалә язу дигән нәрсә булмады – ат урынына эшләдек. Иҗади коллектив бик дус булдык. Коллегаларым хакында алдагы язмаларымда сөйләрмен. Мин Буада дәрәҗәле җитәкчеләр белән иңне-иңгә куеп эшләвем белән горурланам. Буа халкы миннән журналист кына тәрбияләп калмады, беренче җырларымны монда язып, җыр-моң дөньясына юл алдым. Кешене үтәли күрергә, сүзне үлчәп сөйләргә, елмаеп тыңларга да, бары тик үзеңнең көчеңә генә ышанып яшәргә кирәклегенә дә Буада өйрәндем".

Тәслимә Низами,Татарстанның атказанган артисты, журналист, шагыйрә, композитор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев