Байрак
  • Рус Тат
  • «Туган җирдә үскән арыш ипиен бүтән ашамабыз дигән идек…»

    Сугыш чоры балалары… Алар күргән нужа, газапны кәгазь битенә генә язып бетереп булмыйдыр. Шулай да…

    Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә, без аларны барларга, бер мәлгә булса да ул елларны күз алдына китерергә тырыштык. Юк, бу өлкәннәр өчен генә түгел, бу, иң беренче чиратта, безнең үзебез өчен мөһим.

    Алар кичергән фаҗигаләр шәүләсендә бүгенге тормышыбызның кадерен белү, шөкер итү өчен кирәк…

     

    dsc_0071

    Бәләкәй чакта, сугыш турында киноларны карагач, мин ул хәлләрне чынлыкта була алмый, дип уйлый идем. Янәсе, актерлар гына шулай уйный. Бары үсә төшеп, китаплар укыгач, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашкач кына, илебез халкының бу хәлләрне чын-чынлап кичерүен аңладым.

     

    Сарман районының Карашай-Саклау авылында яшәүче Мәрьям әби Гарипова сөйләгәннәрне тыңлагач, бу хәлләргә тагын бер мәртәбә шаккатасың… Аның язмышы сугыш турындагы кинолента кебек… тетрәндергеч.

    «БЕТКӘ ТҮЗЕП БУЛМЫЙ…»

    Мәрьям әбигә 95 яшь. Бүген ул туган авылында ялгызы яши. Әнисе аны соң­лап, 50 яшендә генә таба. Тик кызга әни кочагында иркәләнергә озак насыйп булмый – сигез яшендә ул әнисеннән ятим кала. Аларны әтиләре тәрбияли. Сигез баладан хәзер ул гына исән.

    Сугыш башланганда кызга унҗи­де яшь була. Ни кызганыч, яшьлеге­нең ямен, матурлыгын күрми кала ул. Буй җитүгә, башта җигелеп колхоз йөген тарта. Үткен кызга эшне аеруча күп бирәләр. Ә 1943 елда, районның берничә кызын сайлап, Сталинградка – хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Шулар арасында Мәрьям дә була.

    – И, апаем, әле менә яңа гына те­левизордан Сталинградта булган хәлләрне күрсәттеләр, – диде Мәрьям әби. – Шуны күз яшьләре белән карап утырдым. Күпме яшь кешеләр әрәм булды бит… Авылдан без 1943 елның 13 июлендә чыгып киттек. Куйбышевка кадәр пассажир поездында алып бар­дылар. Аннан товар поездына күчер­деләр. Эчәсе килә, ашарга юк. «Тизрәк заводка барып җитсәк, тамагыбыз булса да туяр иде», – дип, кызлар белән үзара сөйләшеп бардык. Тик, Сталинградка җитәргә егерме биш чакрым калгач, безне кире бордылар. Бик каты сугыш бара, керергә ярамый, диделәр. Шуннан безне, хәрби машиналарга утыртып, урман эченә алып киттеләр. Палатка­лар корып яши башладык. «Кызларны кайтарып җибәрмәскә, сугыш тынса, заводка алып барырга», – дигән боерык булган. Көн эссе. Йөзләп хатын-кыз. Көн­дез җиләк‑мазар эзләп урман буенча таралабыз. Самолет тавышы ишетелсә, палаткаларга таба йөгерәбез. Дошман самолеты булырга мөмкин бит. Андый вакытта палаткалардан чыкмый ятабыз. Көнгә бер тапкыр кызлар белән җыелы­шып, ипи белән үлән чәе эчәбез. Әле дә ярый җәй булган дим, катып та үләр идек. Бер ай тирәсе шулай яшәгәч, ба­рыбызны да бет басты, тиф таралды. Алма кебек кызлар берәм‑берәм егы­лып үлә башлады. Ике райондаш кызым да күз алдымда җан бирде…

    Янәшәдә әҗәл йөргәндә, унтугыз яшь­лек кыз нәрсә уйлый? Фәлсәфи сорау, шулай бит. Ә Мәрьям апа моның җава­бын әле дә төгәл хәтерли.

    – Бермәл үзеңнең үләсеңне аңлап, шуңа разый буласың икән, – ди Мәрьям әби. – Бөтен кеше кырылганда, үлемнән курыкмый башлыйсың. Әллә ачлык, хәл­сезлек шулай итәме, белмим. Күңелдә зур бер үкенеч барлыкка килә: «Авылда яңа өлгергән алмаларны ашый алма­дым», – дип уйладым мин. Аннан бигрәк әтине кызгану – үзе ашамыйча, авызын­нан өзеп каптырып, безне үстерде, ә без шулай бер‑бер артлы үлеп бетәрбезме? Ул минем кайда күмелгәнемне дә белмәс инде… Ачык һавага карап, менә шулай уйлап ятасың. Йоклап та булмый бит, беткә түзә торган түгел. Апаем, ачлыкка чыдап була ул, кием бетенә – булмый…

    Палаткаларда яшәүче хатын-кыз­ларның күпләп үлүе турындагы хәбәр югарыдагыларга барып ирешә. Август урталары була ул. Төнге сәгать икедә, берничә солдат килеп, кызларны үзләре белән алып китә.

    – Кичтән безгә җыенып торырга куштылар, – ди Мәрьям әби. – Әмма кая алып барасыларын әйтмәделәр. Солдатлар безне су ярына алып чык­ты. Пароходка төялдек тә офыкка таба йөзеп киттек. Пароходның ничек кара төтен чыгарып, үкереп барганы әле дә күз алдымда.

    Заводка эшкә дип барган кызлар урманнан әнә шулай котыла. Ә вафат булган дистәләгән яшь кызның гәүдәсе мәңгегә шунда кала. Кызлар төялгән пароход Куйбышевка җиткәч туктый.

    – Юлда кайбер кызларның хәле бик авырайды, – ди Мәрьям әби. – Тиф бик зәхмәтле чир ул. Паромга тук­тап, безне төшерделәр, мунча билеты булмаган кешеләрне яңадан пароходка утыртмыйбыз, диделәр. Шәһәр буйлап мунча эзләп киттек. Таптык, тик якын бара торган түгел – мунчага өч көнлек чират. Чыдар хәл юк, үтереп ашыйсы, эчәсе килә. Тиф иярткән кызлар бар­ган җирдән үк егылып китә. Кире па­ромга кайттык. Пароходка кертмиләр, дезинфекция бара. Ерак түгел ашханә барлыгын белдек, тик безне анда ашат­мадылар. Шулай да кызлар белән ашханә буена тезелешеп утырдык. Азрак ва­кыт узгач, пешекчеләр безгә су чыгарып бирде. Аннан чиләкләргә тутырылган кәбестә яфрагы чыгардылар. Аларны ташларга әзерләп куйганнар икән. Ул кә­бестә яфрагының тәмлелекләре, ашап туя торган түгел иде! Ике тәүлек па­ромда яшәгәннән соң, безгә пароходка утырырга куштылар. Ни хикмәт, мунча билеты да сорап тормадылар.

    ТУГАН ЯККА КАЙТУ

    Әнә шулай үлем белән көрәшә-көрәшә, безнең якның бер төркем кызы туган җирләренә кайтып төшә. Дөрес, пароход аларны Кама ярына – Чаллыга кадәр генә алып кайта. Аннан – кем ничек булдыра, шулай өйләренә таралыша.

    – Чаллы безгә әллә ни ерак түгел – турыдан егерме чакрымлап кына, – ди Мәрьям әби. – Ул чакта машинар юк бит, ат заманы. Мин үзебезнең авыл кызы Нәгыймә белән идем. Паромнан юлга чыкканчы, тау менәсе бар. Башка вакыт булса, ул тауны уйлап та бирмәс идек, ә монда икебез дә ач, хәлсез. Тауны көч‑хәл белән мендек. Егерме чакрымны җәяү кайтыр чама юк, аякларны көчкә сөйрибез. Нәгыймә белән юл буена чы­гып утырдык. Карасак, бер‑бер артлы иярләнгән ике ат килә, иген төягәннәр.

    – Абый, зинһар өчен, арбагызга безне дә алыгыз. Кайтып җитәргә чамабыз юк, юл буенда үләбез, – дидек.

    Абзый безне күреп шаккатты:

    – Нәрсә булды сезгә? Әсирлектән кач­тыгызмы әллә? – диде.

    Без барысын да бәйнә‑бәйнә сөйләп бирдек. Арбасына алды. Ул без­не бик кызганды. Куеныннан алып бер түгәрәк ипи чыгарды. Иптәш кы­зым белән шуны икебезгә урталай бү­леп ашадык. Үзебез ашыйбыз, үзебез: «Туган җирдә үскән арыш ипиен бүтән ашамабыз дигән идек», – дип елашабыз.

    Ат иярләгән ир мәрхәмәтле булып чыга. Кызларны авыл башына кадәр кайтарып куя. Алай гына да түгел, хәтта аларга берәр уч иген дә бирә. (Гаҗәп бит, ул чакта, бер уч иген өчен ул ир-атны утыртып куярга да күп сорамаганнар. Тик кызларны кызгану хисе, күрәсең, куркуны да җиңгән!) Арбадан төшеп калган кызлар, туры өйләренә түгел, авыл башындагы чокырга таба йөгерә.

    – Кеше күзенә күренергә курык­тык, – ди Мәрьям әби. – Күзләр эчкә баткан, гәүдә сөякка калган, юынма­ган, бет баскан… Ничек итеп оялмый­ча урам буйлап атлыйсың, ди?! Өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып кердек. Әти аптыраудан бер мәлгә сүзсез калды. Аннан сабый бала кебек елап җибәрде. Безнең кешелектән чыгып кайту хәбә­ре тиз арада бөтен авылга таралды. Авылдашлар хәл белергә килә баш­лады. Рәхмәт яугырлары, нык ярдәм иттеләр. Ул чагында барысы да ач, шу­лай булса да, күрше‑күлән берәр тәмле ризык пешерсә, миңа да алып керделәр. Әни булмагач, бигрәк тә кызганган­нардыр. Хәер, әти бик яхшы кеше иде. Авызыннан беркайчан аракы, тәмәке исе килмәде. Хәленнән килгәнче ул да тәрбияләде. Көн аралаш мунча ягып кертте, беттән арындырды. Сыер савып, көн саен җылы сөт эчертте…

    Ниндидер могҗиза белән Мәрьям әбигә тиф иярми. Ә менә аның белән булган авылдашы Нәгыймә, туган авы­лына кайтып, бер генә атна яши – ба­кыйлыкка күчә. Соңрак тагын хәбәрләр килеп ирешә – заводка эшкә барган бүтән кызлар да, өйләренә кайткач, озак яшәмәгән… Шул кызлар белән бергә йоклап, бергә ашап яшәгән Мәрьямгә ничек чир йокмаган – могҗиза!

    – Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән булган миңа, бөтен сәбәп шунда дип уй­лыйм, – ди Мәрьям әби, ул хәлләргә нәтиҗә ясап.

    «КАЕНАНАМНЫ РӘНҖЕТМӘСӘҢ, КИЯҮГӘ БАРАМ»

    Яшь организм тиз тернәкләнә, санаулы көннәрдән соң, кыз аякка баса. Яңадан колхоз эшенә чыга. 1948 елда үзләре­нең авылы егете Фаилгә кияүгә чыга. Тик аның белән дүрт кенә ел яшәп кала­лар – яшь ир, үпкәсе шешеп, вафат була. Кечкенә улы белән Мәрьям тол кала. Кае­нанасы белән көн итә башлыйлар. Тагын кияүгә чыгармын дигән нияте булмаса да, парлы тормыш насыйп була аңа.

    – Алтмышынчы елларда авылга ут кер­тергә ирләр килде, – дип искә ала Мәрь­ям әби. – Араларында Гариф исемлесе дә бар иде. Чистай мишәре, яп-яшь, озын буйлы, бик чибәр егет. Авылда бит ха­тын-кызлар күп, тик ул гел минем тирәдә чуалды. Мин әле аны‑моны уйламыйм, дусларча сөйләшәдер, дим. Ни дисәң дә, яшь аермабыз зур, мин – 1924 елгы, ул 1940 елда туган. Шуннан берсендә бу миңа: «Синең белән бергә буласым килә», – ди.

    Тугыз яшьлек улымны какмасаң, әнкәйне рәнҗетмәсәң, яшәрбез, ди­дем. Менә шулай бер уйламаган җирдән ир хатыны булып куйдым. Улыма ка­рата да, әнкәйгә дә бик йомшак булды. Әнкәй белән аеруча тату иделәр. Га­риф үзе акыллы, зирәк кеше иде шул. 2011 елда җирләдем үзен. Елга якын урын өстендә ятты. Анда да бер авырлы­гын да күрмәдем. Авыр туфрагы җиңел булсын!

    – Алар бер-берсенең авызына гына карап тордылар, – дип сүзгә кушылды Карашай-Саклау авыл җирлеге башлы­гы Вероника Хөсниева. – Гариф абый килгән кеше булса да, авылда зур абруй казанды. Белемле, сабыр иде. Гомер буе тырышып эшләде. Мәрьям апа­ның ирдән бәхете булды аның, монысы бәхәссез.

    Ир белән хатынның уртак балалары булмаган. Гариф абый ракеталар час­тендә хезмәт иткән, шунда нурланыш алган.

    – Гарифка әти булмаска кушканнар, – диде Мәрьям әби. – Минем белән кавы­шырга теләве дә шуның белән бәйле булгандыр. Баласы булган хатын эзләгән ул. «Бер күрүгә яраттым», – дип тә әйтә иде инде үзе. Хәрби хезмәте турында бик сөйләшергә яратмады ул. Нәкыйпне үз улы кебек тәрбияләде.

    Мәрьям әби уңган хатын булган. Кол­хозда да хезмәт куйган, өйдә маллар да асраганнар, умарта да тотканнар. Илле яшендә әле колхоз умарталыгы­на эшкә кергән. Ялгызы йөздән артык оя корт караган. Ул чакларны искә алып, әби болай диде:

    – Колхозның умарталыгы әрәмәдә, бик матур бура өйләрдә иде. Минем белән корт карарга Гариф та бара. Пен­сиягә чыккач та, алты ел эшләттеләр. «Картайдым, кеше табыгыз», – дип, кат‑кат әйтә килгәч кенә, эштән җибәрделәр. Әле бит колхоз умартасыннан тыш өйдә дә кортлар күп иде.

    …Менә шундый язмыш. Мәрьям әби, күпме михнәт күрсә дә, тормыш­ны яратудан, аннан тәм табудан туй­маган. Яшәү дәрте, кешеләрне яра­туы – коточкыч авыр хәлләрдә дә аңа көч биргән. Бүген дә шул көч яшәтә аны! Мәрьям әби кебек көчле рухлы кызлар, хатыннар тылның терәге, тая­нычы булган, җиңүне якынайтырга булышкан.

     

    %d0%bc%d1%8d%d1%802

    Мәрьям Гарипованы 95 яшьлек юбилее белән котларга туганнары-якыннары җыелган, шулай ук Сарман районы җитәкчелеге вәкилләре дә килгән. (Фотода: уңнан беренче – улы Нәкыйп.)

    Автор: Руфия Фазылова /03.05.2020

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: