Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Тынгысыз һәм актив райондашыбыз Николай Иванович Дементьев вафат (ВИДЕО)

Ул 1932нче елның 15 ноябрендә Буа шәһәрендә туган. Казан кооператив техникумын тәмамлаган. 1954 елда хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, хезмәт юлын Буа шәһәренең Лебяжьевск совхозында гади комбайнчы булып башлаган.1960 елда район кулланучылар берлегенә гади йөртүче булып эшкә килеп, хезмәт баскычлары буйлап, район кулланучылар берлегенең берләштерелгән һөнәр берлекләре комитеты рәисе вазыйфасына...

Ул 1932нче елның 15 ноябрендә Буа шәһәрендә туган. Казан кооператив техникумын тәмамлаган. 1954 елда хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, хезмәт юлын Буа шәһәренең Лебяжьевск совхозында гади комбайнчы булып башлаган.1960 елда район кулланучылар берлегенә гади йөртүче булып эшкә килеп, хезмәт баскычлары буйлап, район кулланучылар берлегенең берләштерелгән һөнәр берлекләре комитеты рәисе вазыйфасына кадәр күтәрелгән. Лаеклы ялга киткәч тә Николай Иванович районда төрле җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән мәшгуль булды. Озак еллар район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятен җитәкләде. Район күләмендә оештырылган барлык чаралар да аның катнашыннан башка узмады диярлек. Ул әлеге вазыйфада районда яшәүче өлкән буын кешеләре өчен янып-көеп яшәде, яшьләр өчен оештырылган чараларда да катнашырга яратты. Аның тырышлыгы белән Буа шәһәре үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мемориаль комплекс рестоврацияләнде. Аның якты истәлеге буалыларлар күңеледә мәңге сакланыр.

Николай Дементьевның тормыш юлы турында тулырак мәрхүм исән чакта төшерелгән видеосюжеттан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев