Байрак
  • Рус Тат
  • Укучыбыз иҗаты: Яңа ел көткәндә

    2018 ел ишек кага, Кыш бабай килә, Иярткән ул матур маэмаен, Яңа елга безне әнием көтә, Сый-хөрмәтен төзә шатланып. Өстәленә куя безнең өчен, Пешергән ул итле пәрәмәч. Без дә буш килмибез әнием янына, Алдык без дә аңа күчтәнәч. Сөенә-сөенә безгә дога кыла: Исән-имин генә йөрегез, Үзегез дә шулай балалардан, Гомер...

    2018 ел ишек кага, Кыш бабай килә,

    Иярткән ул матур маэмаен,

    Яңа елга безне әнием көтә,

    Сый-хөрмәтен төзә шатланып.

    Өстәленә куя безнең өчен,

    Пешергән ул итле пәрәмәч.

    Без дә буш килмибез әнием янына,

    Алдык без дә аңа күчтәнәч.

    Сөенә-сөенә безгә дога кыла:

    Исән-имин генә йөрегез,

    Үзегез дә шулай балалардан,

    Гомер буе рәхәт күрегез.

    Шундый теләкләрне безгә теләп,

    Яңа елны шулай каршылый.

    Безне якын күреп чын йөрәктән,

    Барчабызга дога багышлый.

    Бу Яңа ел барыбызга да,

    Шатлык-куанычлар китерсен.

    Исән яшик, тату яшик,

    Җир йөзенә тынычлык иңсен.

    Фәнзия Фатыйхова.

    Буа шәһәре.

    фото: smartafisha.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: