Укытучылар чаңгыда узышты (+фото)
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында үткәрелде бәйге. Ир-егетләр 3, хатын-кызлар 1 километрлы дистанциядә узышты. Беренче урынны Янтуганнан Рәфис Арифуллин яулады. Икенчедә - Югары Лашчыдан Сергей Смирнов, өченчедә - 1 номерлы мәктәптән Марат Мөхәммәтҗанов. Хатын-кызлардан финишка беренчеләрдән булып бер-бер артлы 5 номерлы гимназиядән Татьяна Иванова, Адав-Толымбайдан Эльвира Гарипова һәм М. Вахитов...
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында үткәрелде бәйге. Ир-егетләр 3, хатын-кызлар 1 километрлы дистанциядә узышты. Беренче урынны Янтуганнан Рәфис Арифуллин яулады. Икенчедә - Югары Лашчыдан Сергей Смирнов, өченчедә - 1 номерлы мәктәптән Марат Мөхәммәтҗанов. Хатын-кызлардан финишка беренчеләрдән булып бер-бер артлы 5 номерлы гимназиядән Татьяна Иванова, Адав-Толымбайдан Эльвира Гарипова һәм М. Вахитов исемендәге гимназиядән Айсылу Гайнетдинова килделәр. Иң җитез икешәр уктучы республика этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев