Байрак
  • Рус Тат
  • Укытучы имам

    Күптән түгел генә шәһәрнең Бебель урамындагы “Әниләр” мәчетендә зур ремонт эшләре башкарылды: диварлар тигезләп буялды, түбәләр, тәрәзәләр ясалды, идәннәр җылытылды. Беррәттән тәхарәтханә эшләнде, җылыту системасы, капка, койма, сыйныф бүлмәләре яңартылды. Болар барысы да әлеге мәчетнең имамы Мөслим хәзрәт Кәримов тырышлыгында. Үзе дә кара эштән тартынып тормый, кулына буяу пумаласы, көрәк, чиләк алып иртәдән кичкә кадәр эшли.

    Яшь кенә булса да мәхәлләдәге картларга әйдаман булып, күмәк эшне оештыра белә ул “Әниләр” мәчете имамы. Әле моннан тыш ул җитәкләгән мәчеттә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен Коръән, тәҗвид дәресләре үткәрелә.  Биредә мохтаҗларны да онытмыйлар: ялгыз, ярдәмчесез калган өлкәннәрне, ятимнәрне барлап (исемлектә 30дан күбрәк гаилә, ул даими рәвештә яңартылып тора) азык-төлек пакетлары, корбан итләре  өләшәләр.

    Әйтергә онытып торабыз: мәчет эшеннән башка әле Мөслим хәзрәт педагог та. Ул Карлы авылы мәктәбендә гыйлем өләшә. Шуңа күрә балалар белән эшләү аның канына сеңгән. Яшь  буынның тормышында спорт зур урын алырга тиеш, дигән фикердә ул. Шуңа үзе дә, балаларда төрле ярышларда катнаша, алдынгы урыннарга ия булалар.

      

     

    Тәрбия темасын дәвам итеп, укытучы имам төп хакыйкатьне дә әйтә, ул – гаиләдәге тәрбия. Сабый бит әти-әнисенең тормышының күреп, “сеңдереп” үсә. Шуңа да хәзрәт белдерүенчә, әти-әнигә үрнәк булырга кирәк. Өендә тәртип булган имамның мәхәлләсендә дә тәртип була. Үзе дә, ике кыз әтисе, балаларының тормышын һәрьяклап кайгыртып, алар мәнфәгатьләре турында сорашып, белеп тора.

    – Үзең дин юлында булсаң да балаларны моңа мәҗбүр итәргә ярамый. Бала Ходай каршына әкренләп үзе килергә тиеш. Шул вакытта аның күңелендә чын иман була, - ди хәзрәт. Хатыны Гөлчәчәк тә бу фикердә. Ул да 10 яшьлек кызының үзе белеп намазга басуын әйтте. Аның мондый адым ясавына без тәэсир итмәдек, ди ана. Кечкенәсе дә 3 яшендә генә булса да бирелеп догалар тыңлый, ди. Киләчәктә табиб булабыз, дип кабатлыйлар икән кызлар. Аларга бу һөнәрнең игелекле булуы, кешеләргә исәнлек бүләк итүе ошый икән.

    Монда дөрес тәрбия биргәннәр дип әйтми, ни дисең?

    Мөслим хәзрәт Кәримов балаларга тәрбия биргәндә тамырларын каян булуын да онытырга ярамый, дип белдерә. Чөнки Коръәндә дә әти-әни хакы зур. Шуңа да Мөслим хәзрәт авылда яшәүче кадерле өлкәннәрен кайтып карый. Аларның бер шалтыратуы җитә, ди Гөлчәчәк ханым. Тирә-күршедәге әби-бабайлар да рәхмәтле яшь хәзрәткә. Өй тирәсендә кагарга, сугарга кирәк булса аңа керәләр. Ә ул бервакытта да кире бормый. Хәдистә дә шулай әйтелгән бит, синең ярдәмеңә мохтаҗларга йөзеңне борма, хәлеңнән килгәнчә булыш диелгән.

    Аннары Мөслим хәзрәтнең райондагы башка имамнардан аермалы буларак бер үзенчәлеген атап үтик әле.  Аның исеме беренче булып аудио вәгазьләр чыгаручы буларак та билгеле. Шул рәвешле ул диннең асылын аралашу барышында гына аңлатып калмый, ә җомга вәгазьләрен, тәфсир дәресләрен МР3 дискларга да яздырып бара.  Бүгенге көндә җомга вәгазләре белән 3 аудио-диск чыгарылган.

        

     Хәзрәт аларны шәкертләргә, район кунакларына бүләк итә.

    Беррәттән җомга саен радиодан да җомга вәгазьләре укыла.  

    Әлбәттә, бүгенге тормышыбызны социаль челтәрләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа Мөслим хәзрәт райондашларны мәчеттәге яңалыклар, дини эшләр белән инстаграмда да (mechet_aniler_buinsk аккаунты) таныштырып бара. Буалылар бу инстаграм битенә кереп “Хиҗаб: өстенлеге һәм әһәмияте”,  “Бүгенге заман мөселманы”, “Тәүбә кылу һәм Аллаһыдан өметне өзмәү”, “Дини гыйлем алуның әһәмияте” кебек тәфсилле язмаларны кереп укый алдылар.

    Әлфинур Йосыпова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: