Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Бергәләп бизнесны үстерергә

Чәршәмбе көнне Буа районында Ак Барс банк вәкилләре эшмәкәрләргә иртәнге аш уздырды.

Мондый чара ел башыннан  старт алган. Буа – 12нче район. Өстәл артындагы сөйләшүдә банк хезмәткәрләре үз эшен ачучыларга бизнесны ничек дөрес алып барырга, моның өчен банкның нинди файдалы финанс мөмкинлекләре бар – әнә шулар хакында район эшмәкәрләренә җиткерделәр

Районда бизнеска мөмкинлекләр зур

Очрашуны муниципаль район башлыгы Ранис Кәмәртдинов ачты.

– Буа – икътисади яктан киң үсеш алган район. Бездә 1157 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшләп килә. Шулай ук 1420 кеше үзшөгыльле булып теркәлгән. Алар өчен менә шундый эшлекле очрашулар, турыдан-туры сорау биреп, җавап алу бик мөһим, - диде ул.

Ранис Рәфисович сүзен дәвам итеп, районда 27 гектарга исәпләнгән “Буа” сәнәгать паркы төзелүе хакында әйтеп узды. Дүрт резидент белән килешү төзелгән инде. Аларга төрле ташламалар каралган. Болар – транспорт һәм милек салымыннан азат ителү, салым салуның гадиләштерелгән системасы ставкаларын киметү, электр энергиясенә булган чыгымнарны субсидияләү, еллык 4,5 процент ставка белән ташламалы микрозайм, 5 елга кадәр 5 процент ставка белән 30 миллион сумга кадәр “Төзелеш” займы бирү.

– Шәһәрнең Үзәк паркы белән стадион арасында урын бар. Анда эшмәкәрләр кафе ача ала. Бу үз эшеңне ачу өчен менә дигән вариант. Аннары киләчәктә “Буа” бренды белән продукция чыгарылса, яхшы булыр иде. Чөнки тырышып эшләсәң бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Бүгенге очрашуда һәр башлангыч бизнесны финанслау буенча да файдалы мәгълүмат ала аласыз, - диде муниципаль район башлыгы.

“Без диалогка әзер”

Аннан залда утыручылар каршында Ак Барс вәкилләре чыгыш ясадылар. Башлап банк Идарәсе әгъзасы Эдуард Абдрахманов сүз алды.

– Ак Барс банк –  Россиядә иң эре банкларның берсе. Без клиентларга уңайлы булсын өчен эшлибез. Мәсәлән, соңгы зур эшләнмәбез – онлайн банк кушымтасы. Банк картасы булган клиентлар өчен бу бик уңайлы сервис. Анда банк продуктлары буенча да яңалыклар урнаштырылган, кеше санаулы минутлар эчендә банк операцияләрен башкара ала. Бүген бирегә тулаем банк программалары турында гына түгел, ә аларның сезгә файдалы якларын җиткерергә дип килдек. Бизнесны башлау, җәелдерү турында безнең хезмәткәрләргә сораулар бирә аласыз. Шуңа күрә бу эшлекле очрашуны рәсми булмаган форматта уздырырга уйладык. Без әңгәмәгә әзер, - диде ул.

Аннан соң кече бизнесны үстерү буенча идарәче-директор Инна Якимова чыгыш ясады. Ул эшмәкәрләргә дәүләт программалары хакында җентекләп сөйләде. Кече һәм урта эшмәкәрлекне стимуллаштыруда кредит бирү, агросәнәгать комплексында ташламалы программалар һәм кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең гарантияле механизмы, “Овердрайфт”, корпоратив карталар һәм эшмәкәрләр өчен “Ак Барс Лабс” дип аталган яңа клуб эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук интернет банк яңалыкларын җиткерде.

Чираттагы вәкил – банкның хезмәт хакы проектлары җитәкчесе Эльвира Гарифуллина хезмәт хаклары проектлары кысаларында физик затларга отышлы  ставка белән кулланучы кредитын бирү мөмкинлекләрен әйтеп узды. Моннан тыш ул гамәлдәге ипотека программалары турында сөйләде. Алар буенча клиентлар еллык 3,9 проценттан башланган ставка белән кредит ала алалар.

Банк экспертлары чыгышыннан соң эшмәкәрләр үз сорауларын бирә алдылар. Алар нигездә бизнесны тотрыкландыру мөмкинлекләренә,  исәп-хисап счетын блокировкалауны булдырмау, шикле операцияләрдән саклану юлларына һәм башкаларга кагылды.

Мондый очрашулар киләчәктә дә кирәк

Формаль булмаган әлеге сөйләшүне эшмәкәрләр бик файдалы дип таптылар.

– Үз эшемне ачканга егерме елдан күбрәк вакыт узды. Сәүдә итү һәм халыкка хезмәт күрсәтү буенча нокталарым бар. Башлап җибәрәсе авыррак булды. Төзелеш һәм беренче товарны алып кайтыр өчен кредит алырга туры килде. Шулай итеп мин Ак Барс банк белән 1998 елдан бирле эшлим. Клиент буларак, үземә карата тискәре мөнәсәбәт сизгәнем юк. Нинди генә сорау буенча мөрәҗәгать итсәм дә, хезмәткәрләре гел аңлаталар, файдалы кредитлау тарифларын тәкъдим итәләр. Бүгенге очрашуда да файдалы финанслау программалар хакында күбрәк белдем. Ак Барс вәкилләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Мондый кирәкле очрашулар алда да күп булсын иде, - диде җирле эшмәкәр Владимир Пантелеев. Наталья Идиятова да  шул фикердә.

– Мин күптәннән бирле бизнеста. Канцелярия товарлары сату буенча кибетем эшли. Бүген Ак Барс хезмәткәрләреннән онлайн-бухгалтерия турында белү файдалы булды. Эшмәкәрнең болай да вакыты тар, шуңа күрә банк хезмәткәрләреннән онлайн ярдәм алу минем өчен генә түгел, бүгенге очрашугпа килгән һәр кешегә кирәк, дип уйлыйм, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X