Байрак
  • Рус Тат
  • “Ул яшәргә ашыкты”

    Арча белән Балтач арасында 17 ноябрь көнне иртәнге сәгать уннар тирәсендә булган авариядә ике кыз бала – 24 яшьлек Рүфинә Хафизова һәм 20 яшьлек Илсинә Сабирҗанованың гомерләре өзелә.

    Машинада биш кеше була алар. Барысы да – икетуганнар. Арчага туйга барырга дип юлга чыккач, фаҗигагә юлыгалар.

    “Илсинә быел гына медицина көл­лиятен бетереп, эшкә урнашкан иде. Бер айдан артык кына эшләргә насыйп булган икән. Илсинәбез яшәр­гә ашыкты. Бик чибәр, тормышны ярата торган, олыларны олы, кече­ләрне кече итә торган бала иде. Алар хакында беркем дә начар сүз әйтә алмас. Илсинәне яратмау мөмкин түгел иде. Үз балам төсле күрдем мин аларны. Кайчакта серләрен дә сөйлиләр иде. Әле соңгы күреш­кәндә, битләрдән үбеп аерылыштык. Бик юксынам, дарулар, уколлар белән генә йөреп торабыз”, – дип сөйли кызның әтисенең сең­лесе Лилия.

    Беркемне дә гаепләмибез

    Гомере өзелгән Илсинәнең бертуган сеңлесе Илүзә хас­таха­нәдә ята. Хәле уңайланып килә. “Кызлар бу туйны бик көтте. Бизәнеп-ясанып, тагын да чибәр­ләнеп, юлга чыктылар. Шул киткән җирдән юл һәлакәтенә эләгер дип кем уйлаган? – ди Лилия. – Фаҗигадә булган бала­лар­ның барысы да  үзебез­неке бит. Килен­нең-кияүнең туганнары дип аерып тору юк бездә. Рүфи­нәне югалткан кода-кода­ча­ларга да бик авыр. Руль­дәге егет­нең әнисе Ну­рия апаның да хәсрәт­ләре күп булды. Беркайчан да нәселебезгә мондый кайгы килгәне булмады. Инде ахыры хәерле булсын”, – ди ул.

    Авариядә һәлак булган ба­ла­ларның әти-әнисе белән элем­тәгә керергә базмадык. Бөтен нәсел­ләренә авыр кайгы килгән. Машинада утырган егет-кыз­ларның барысы да икетуганнар була. Хафизовлар нәселеннән чыккан дүрт туганның биш баласы. “Рульдәге егет белән Илсинә бер-берсен аеруча якын күрә иде. Сеңлебез аңа абый дип кенә торды. Казанга укырга кергәч, биш ел буе капка төбеннән утыртып алып китәр иде, Казаннан алып кайтыр иде. Аны гаепли алмыйбыз. Әллә ниләр сөй­лиләр, тик язмыштан узмыш юк инде. Бернишләп тә булмый. Үлем кайчан килсә дә, үкенечле була инде ул. Балаларын югалткан туганнарыма сабырлык телим. Алга таба да бергәләп, тату-дус булып яшәргә кирәк. Безне әти-әни әнә шулай өйрәтте. Авырлыкны бер­гә күтә­рәбез”, – ди Лилия.

    Кеше авыр чакта беленә

    Бу хәсрәт бертуганнарны тагын да берләштерә. “Хәзер безгә ничек тә яшәргә, кайгыны эчкә йотып булса да түзәргә кирәк. Илсинәне югалткач, безгә кем­нәр генә килмәде. Хәт­та бер ай эшләгән табибына кадәр озатырга кайтты. Норма җирлегенә кер­гән алты авыл халкы әле дә бездән өзелми. Хәл беләләр, яр­дәм итәргә тырышалар. Бөтен район халкына, авылдашларыбызга, мәктәп коллективына, Ил­синә белән бергә укыган төр­кемдәшләренә, аларның әти-әни­ләренә, барлык якын туганнарга, бер дә белмәгән кешеләр­гә дә авыр чакта бергә булганнары өчен мең рәхмәт, – ди Лилия. – Бу язма гайбәт сүзләргә җавап булсын иде. Юл фаҗигасендә вакытсыз го­мер­ләре өзелгән се­ңелләребез тыныч ятсыннар. Бала хәсрәтләрен Ходай дошма­ныңа да бирмәсен! Сезнең капкаларны мондый хәсрәт шакымасын”.

    Илсинә бәете

    Бисмилла дип башла, апа,
    Бу бәетнең башларын.
    Матур итеп эшләсеннәр
    Безнең кабер ташларын.

    Еламыйча язып бетер
    Шушы бәет юлларын.
    Син бит көчле идең, апа,
    Миндә мәллә уйларың?

    Сабыр бул, дип үстердең бит,
    Ник үзең сабыр түгел?
    Көн дә кайнар яшь түгәсең,
    Хәсрәттә күңел күгең.

    Нык тор, апа, һәм бирешмә –
    Син бит сеңлемә кирәк.
    Минем өчен син аңа да
    Бул, апа, һәрчак терәк.

    Әйт әнигә, еламасын,
    Яшь түкмәсен кабергә.
    Апа, зинһар, син аны да
    Минем өчен кадерлә.

    Туганнарга әйт, әтигә
    Булсыннар алар терәк.
    Аның бит олы җанында
    Шундый бәләкәй йөрәк.

    Әби-бабай, туганнарга,
    Дусларга, танышларга,
    Эштәге хезмәттәшләргә,
    Барлык авылдашларга

    Рәхмәт әйт минем исемнән.
    Исән була күрсеннәр.
    Әти-әнигә гел дә шулай
    Хәл белергә керсеннәр.

    Апа! Шушы сүзләремне
    Сеңлемә укыт, яме.
    Ул бит хәзер алар өчен –
    Бөтен дөньяның яме.

    Сеңлем, бәләкәчем минем,
    Нык бул, яме, бирешмә.
    Минем кебек яшьли шулай
    Үлем белән күрешмә.

    Әти-әнине беркайчан
    Салма, зинһар, борчуга.
    Аларның күңеле болай да
    Минут саен борчыла.

    Ташлап китте, дип уйлама,
    Күреп торам барын да.
    Мин бит әллә кайда түгел,
    Һаман синең яныңда...

    Сүзләр бетми икән лә ул,
    Әйтер сүзләр күп әле.
    Искә төшкән саен, апа,
    Төшеңә керәм, яме?

    Ә хәзергә сау булып тор,
    Кысып-кысып кочаклыйм.
    Тыныч йокы телә, әйдә,
    Аннан тынычлап йоклыйм...

    Якын дусты, сердәшчесе, икетуган апасы Гөлинә Шәйхи.

    Гөлгенә Шиһапова

    (“Ватаным Татарстан”,   /№ 173, 30.11.2018/)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: