Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ульяновск шәһәрендә өч баласын үтереп, үз-үзенә кул салган хатынның ире Буа районыннан

Ульяновск шәһәрендә 37 яшьлек хатын-кызның 5, 6, 10 яшьлек өч баласын үтереп, үз-үзенә кул салу хәбәрен ишетү  тетрәндерде

. Ульяновск өлкәсенең тикшерү комитеты пресс-хезмәтчелеге белдерүенчә, хатын баштан балаларын үтерә, аннан үзе асылына. Гаиләсе  элемтәгә чыкмагач, алардан  аерым яшәгән ир күршесен квартирына кереп каравын үтенә. Күршесе, ергәч,  кан эчендә ятучы  балаларны һәм асылынган хатынны күрә.

Рәсми мәгълүматларга караганда гаилә беркайчан да начар яктан телгә алынмаган, тик ике ай элек ир белән хатын аерылышкан булганнар. Гаилә башлыгы тумышы белән Янтуган авылыннан. Ул Ульяновск дәваханәләренең берсендә табиб-реаниматолог булып эшләгән.  Якыннарын югалтучының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев