Байрак
  • Рус Тат
  • Унике буын шәҗәрәсен төзегән

    Буа районының Иске Суыксу авылында яшәүче Равил Шәрәфетдинов районда иң күп буынлы шәҗәрә төзүче имам. Бабасы Сабирҗан абзый башлаган эшне дәвам итүче ул.

     

    – Элек кәгазьләр дә булмаган. Бабай иске, каты, сары кәгазьләргә буыннар чылбырын сырлап калдырган. Барлык мәгълүматларны ул безнең Буа районы кергән өяз архив документларыннан карап язган. Мин шуларга карап аны язып, төзедем, унике буынга кадәр җиткердем, - ди Равил хәзрәт.

                                           

    Аның үзенә дә әтисе кебек тарихи чыганакларны күп актарырга туры килгән. Район архивындагы, авыл җирлегенең хуҗалык китапларыннан нәселе турында мәгълүматларны язып алган. Алдан кәгазьгә күчергән, аннары электрон версиясен эшләгән.

              

    Равил хәзрәт белдерүенчә, унике буынлы шәҗәрә ул оныкларга калдыра торган зур байлык. Алар кайда гына яшәсәләр дә, үз нәселен белергә тиеш. 52 биттән торган шәҗәрә әле дә тулылана, һәрбер туган сабый аны дәвам итә.

    – Минем үземнең дә өч балам бар, оныкларым күп. Алар барысы да шәҗәрәне кызыксынып карыйлар, сораулар бирәләр. Балага бит ул өстәмә тәрбия, әби-бабаларының укымышлы булулары да алга таба алардан калышмаска, дигән рухландыргыч хис бирә, - ди пенсиядәге укытучы.

    Тагын бер фикер өсти имам: Шәрәфетдин бабайлар нәселендәге һәрбер буын ул татар халкының, милләтенең бер кыйпылчыгы. Мондый шәҗәрәләр күп булса, без өлешчә татарлар тарихын торгызабыз, дигән сүз түгелме?

    Ә Шәрәфетдиновлар нәселе зыялы, дини нәсел. Ислам дине кануннарын тотып яшәү аларның канына сеңгән. Равил кечкенәдән үк догалар өйрәнеп, ураза тотып үскән бала. Шундый ук тәрбияне гаиләсенә дә күчерә. Балалары нинди генә һөнәр сайласалар да, Аллаһы тәгаләнең берлегенә сыгынып яшиләр.

    Авылдашлар арасында да хөрмәте зур мәкалә героебызның. Шәҗәрәне торгызу эшендә тарихи чыганаклар белән эш иткән Равил Шәрәфетдиновка Иске Суыксу авылының алты мәчете арасындагы иң борынгысына имам итеп сайлаулары шуңадыр да. Тарихи документларда язылганча, Казандагы зәңгәр мәчетнең диварларын сүтеп алып кайтып (анысын яңабаштан төзегәннәр), Иске Суыксуга  күчереп төзегәннәр. Бу якынча 1815-1819 елларда була.

                                         

    Шул заманнардан бирле илдә барган сәясәтнең гарасатларыннан калган ул – манарасын да кискәннәр, башка учреждение бинасы буларак та файдаланганнар. Тик нинди генә каршылыкларга карамастан, ул үзенең мәчет статусын кире кайтара алган. Хәзер бу мәхәлләдә дини эшчәнлек актив алып бара. Билгеле, кыенлыклар да юк түгел, берничә гасыр буе торган бина әледән-әле төзекләндерүне сорый. Шуңа имамның ремонтлау эшеннән туктаганы да юк. Эчке ягын үзгәртеп кору, коммуникация системасын яңарту, мәчеткә кадәр юл салдыру һәм башка санап бетермәслек эшләр белән йөри ул.

                               

    Пенсиядәге педагог гомерлек эшен биредә дә дәвам итә – мәчеттә укулар үткәрә. Биредә ул догалар, дини вәгазьләр уку белән бергә, мәчетнең тарихын да сөйли.

    – Нәселлек җепләрен торгызу эше белән “казынуым” гына җитмәгән, әлеге мәчетнең тарихын да барладым. Ничек инде кайда хезмәт иткәнеңне белмәскә кирәк? Борынгы мәчеттә эш алып барганга горурланам, - ди хәзрәт.

    Татар халкына хас кунакчыл да героебыз. Буа районына дини визит белән Төркиядән килгән имамнарны үз өендә кабул итә. Алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була, дигән фикердә ул.

                             

    – Кеше бервакытта да мин барысын да беләм, дип әйтмәскә тиеш. Иң акыллы адәмнең дә үрнәк алырдай очрагы була, - ди Равил Шәрәфетдинов.

    Аның киң эшчәнлеген бәян иткәндә, хәйриячеллек белән шөгыльләнүен дә язарга онытканмын. Буа районындагы иң зур Иске Суыксу авылының һәрбер кешесе, шул исәптән тирә-юньдә яшәүчеләр дә аңардан киңәш тә, ярдәм дә сорый. Берсен дә кире какканы юк. Катлаулы операция ясату таләп ителүчеләргә дә, янгында каза күрүчеләргә дә, мохтаҗларга да булыша.

    – Бармак та тигез түгел, диләрме әле. Кешеләр дә төрле-төрле. Кемдер тормышта дөрес юл таба алмый интегә, икенчеләренә зур сынаулар бирә. Халык телендә әйтсәк, беркемнең дә хәсрәт капчыгы буш түгел. Безгә татарларча бердәм, ислам кушканча миһербанлы булу кирәк ди, - авыл имамы Равил Шәрәфетдинов.

    Әлфинур Йосыпова.

    28 апрель

    Буа шәһәре.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: