Байрак
  • Рус Тат
  • Урамда яңгыр ява, ә Буа балыкчылары күлдә балык тота (+фото)

    Бүген редакция хезмәткәрләре Тутай авылы янындагы күлдә берничә балыкчыны күрде. Тышта яңгыр ява, курыкмыйлармы, дип уйладык һәм фотога төшереп алдык. Моңа кадәр без декабрь башында Зур Фролово плотинасында балыкчының чак кына суга төшмәве хакында язган идек. 1 номерлы зона-эзләү отряды начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, боз калынлыгы 10 сантиметрдан ким булса,...

    Бүген редакция хезмәткәрләре Тутай авылы янындагы күлдә берничә балыкчыны күрде. Тышта яңгыр ява, курыкмыйлармы, дип уйладык һәм фотога төшереп алдык. Моңа кадәр без декабрь башында Зур Фролово плотинасында балыкчының чак кына суга төшмәве хакында язган идек.

    1 номерлы зона-эзләү отряды начальнигы Наил Камәров әйтүенчә, боз калынлыгы 10 сантиметрдан ким булса, анда йөрү куркыныч. Ә яңгырлы көннәрдә аның ныклыгы икеләтә кими. Шуңа күрә сак булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: