Байрак
  • Рус Тат
  • Узган ел Татарстан шикәр заводларында җитештерелгән шикәргә бәя ник “сикерде”? Моның сәбәпләрен тикшерәчәкләр

    2015 елның язында Татарстаннаң монополиягә каршы хезмәтчелеге ачкан "Шикәр" эше, Россиянең барлык шикәр заводларын тикшерүгә китерәчәк. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Татарстанның өч - Буа, Норлат, Зәй шикәр заводлары алдан килешенеп бәя күтәрүдә шикләнелделәр. Декабрь-гыйнвар айларында шикәрнең килограммы республикада - 50-60 сум га кадәр менгән иде. Бу вакытта Татарстан монополиягә каршы...


    2015 елның язында Татарстаннаң монополиягә каршы хезмәтчелеге ачкан "Шикәр" эше, Россиянең барлык шикәр заводларын тикшерүгә китерәчәк. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Татарстанның өч - Буа, Норлат, Зәй шикәр заводлары алдан килешенеп бәя күтәрүдә шикләнелделәр. Декабрь-гыйнвар айларында шикәрнең килограммы республикада - 50-60 сум га кадәр менгән иде. Бу вакытта Татарстан монополиягә каршы хезмәтчелек җитәкчесе Руслан Биктимеров кайбер очракларда бәянең 100 процентка менгәнен белдерде. Шул уңайдан Буа, Норлат, Зәй шикәр заводларын закон бозуда шикләнеп, бәяләр турындагы мәгълүматларны соратып алдык , диде ул җурналистлар белән бер очрашуында.
    Шушы көннәрдә "шикәр" эше вакытлыча кичектерелеп торуы мәгълүм булды. Татарстан монопилиягә каршы хезмәтчек әлеге эшне өйрәнүгә барлык Россия шикәр заводларында тартырга вәкаләт алды. Димәк бәяләр өлкәсендә килеп чыккан аңлашылмаучанлык аркасында Россиянең барлык шикәр заводлары да тикшереләчәк.
    Бу уңайдан "Союзроссахар" рәисе Андрей Бодин шикәрне сату-алу килешүләрен генә анализларга түгел, ә җитештерүнең барлык этапларын, хәтта чөгендерне чәчү чыгымнарыннан башларга кирәк дип саный.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: