Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ветеринария техникумы студенты Россиядә өченче! (+фото)

2 курс студенты Ильяз Галикберовның Татарстан данын "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) милли чемпионатының "Ветерниария" компетенциясендә яклаячагын хәбәр иткән идек инде. Һәм менә ул Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәреннән өченче урын алып кайтты. Россиянең төрле регионнарыннан җыелган конкурсантлар белән бергә ул мәйданчыкта 18 сәгать эшләгән һәм өч модульдә 17 бирем үтәгән. Аларга...

2 курс студенты Ильяз Галикберовның Татарстан данын "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) милли чемпионатының "Ветерниария" компетенциясендә яклаячагын хәбәр иткән идек инде. Һәм менә ул Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәреннән өченче урын алып кайтты. Россиянең төрле регионнарыннан җыелган конкурсантлар белән бергә ул мәйданчыкта 18 сәгать эшләгән һәм өч модульдә 17 бирем үтәгән. Аларга конкурста микробиология буенча белемнәрен күрсәтергә, терлекчелек һәм үсемлекчелек продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы, авыл хуҗалыгы терлекләренә һәм кошларга клиник карау үткәрергә, хирургик манипуляцияләр ясарга һәм ветринарлык-акушерлык ярдәме күрсәтергә туры килгән. Ильязга микробиологиядә, клиник карауда һәм ясалма орлыкландыру модуле буенча тиңнәр булмаган. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев