Ветеринария техникумында булачак ташчылар яңача имтихан тапшыра (фоторепортаж)
"Гомумтөзелеш эшләре остасы" бүлеге чыгарылышлары бу минутларда үзләренең кирпеч өю һөнәрен ничек үзләштерүләрен гамәлдә күрсәтәләр. Яңача имтихан, ягъни WorldSkills стандартларына туры китерелгән дәүләт йомгаклау аттестациясе техникумның ресурслар үзәгендә уза. Бүген аны 19 чыгарылышның 10ысы тапшыра. Иртәгә - калганнары. Алар 8 сәгать эчендә бирелгән рәсем буенча кирпеч диварны өеп куярга тиешләр....
"Гомумтөзелеш эшләре остасы" бүлеге чыгарылышлары бу минутларда үзләренең кирпеч өю һөнәрен ничек үзләштерүләрен гамәлдә күрсәтәләр. Яңача имтихан, ягъни WorldSkills стандартларына туры китерелгән дәүләт йомгаклау аттестациясе техникумның ресурслар үзәгендә уза. Бүген аны 19 чыгарылышның 10ысы тапшыра. Иртәгә - калганнары. Алар 8 сәгать эчендә бирелгән рәсем буенча кирпеч диварны өеп куярга тиешләр. Аның ни дәрәҗәдә дөрес, сыйфатлы башкарылуын комиссия тикшереп, билге куячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев