Байрак
  • Рус Тат
  • Җәвит Шакировның улы Искәндәр сәхнәгә ничек килүен әйтте: "Никто не пропихивал. Сам хреначил!"

    Җәвит Шакировның улы Искәндәр үзенә карата язылган "Син талантсыз!", "Элвин Грейның копиясе булырга тырышучы", "Әти-әнисе аркасында кыланып йөрүче" дигән сүзләргә җавап биреп, үзенең сәхнәгә ничек килүенә аңлатма биргән

    "Бер генә интервьюда да мин үземне талант дип атамадым. Мин үзем өчен җырлыйм, җырларымны үзем өчен язам, йөрәгем кушканча иҗат итәм. Һәм берәүне дә үз җырларымны тыңларга мәҗбүр итмим. Ә минем җырларны тыңлаган кешеләргә рәхмәтлемен.   Әти-әнием мине бер генә концертка да, бер генә чарага да "этеп" кертмәде. Мин моңа үзем ирештем, чөнки соңгы елларда бик тырышып эшләдем. Әгәр хыялларыгызга ирешергә телисез икән, тотыгыз да эшләгез (җырчы бу урында "ХРЕНАЧЬТЕ" сүзен куллана - ред.), ә өегездә елап утырып, көнләшүдән явыз комментлар язып утырмагыз.   Әйе, күз алдыгызга китерегез, мин гадәти эштә эшләдем! Төзелештә кара эшче, официант, бармен, косметика сатучы, курьер да булдым. Шуңа күрә мине тормыш һәм хезмәт күрмәгән дип уйламагыз. Мин сезнең барыгызны да яратам. Сездән башка мин булмас идем. Сез минем йөрәгемдә", - дип яза Искәндәр Шакиров.

     

    --- Матбугат.ру Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24570

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: