Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирәчәк

Бөек Ватан сугышы елларында Казан фән һәм сәнәгатьне тоташтыру үзәгенә әйләнде.

Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитетының Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү чыганагы булган Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимен хуплады.

«Минем фикеремчә, хезмәттәшләребезнең берьюлы 20 шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү тәкъдимен тормышка ашыруга берни дә комачауламый. Монда дәлилләр ачык һәм федераль закон тәртибенә һәм критерийларына тулысынча туры килә. Хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергәннәре өчен бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр Дәүләт оборона комитеты орденнары яки Кызыл байракларына лаек булды. Шәхси батырлык, халыкның хезмәт батырлыгының күп санлы фактлары документаль рәвештә расланган», - диде Путин.

«Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Казан... халкын котлыйм», — дип санап китте дәүләт башлыгы.

Россия Президенты «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» исемен бирү өчен барлык кирәкле документларны якын арада имзалаячагын әйтте.

Оештыру комитеты утырышында хәбәр ителгәнчә, сугыш елларында Казан фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәгенә әйләнде. Ул елларда бөтен дөньяда аналоглары булмаган Пе-8 бомбардировщигын чыгару моның ачык дәлиле булып тора.

Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда 200 тирәсе предприятие хәрби продукция чыгара. Алар самолетлар, реактив двигательләр, «Катюша» өчен дары ясый һәм Кызыл Армия сугышчылары өчен кием-салым тегә. Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда СССР Фәннәр Академиясенең фәнни институтларының өчтән бер өлеше эвакуациядә була.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/02-07-2020/vladimir-putin-kazanga-hezm-t-batyrlygy-sh-re-isemen-bir-ch-k-5753974

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X