Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның һәвәскәр бакчачысы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов үз бакчасында яңа сорт бәрәңге орлыгы үрчетүе турында сөйли

Буаның һәвәскәр бакчачысы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов үз бакчасында яңа сорт бәрәңге орлыгы үрчетүе турында сөйли

Мөхәррәм абый аңлавыбызча яхшы уңыш бирә торган, бик тәмле бәрәңге сорты үрчетә. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә пост та урнаштырган. “Буа бабай бәрәңгесе”дип атагыз, дигән. 1,3 граммлы “әни” бәрәңгедән бүген үсеп килүче 34  чын йомры бәрәңгеләр турында менә ниләр язган ул.

“Ике ел элек бәрәңге алмасыннан башлангани эксперимент дәвам итә. Энә очы кадәр генә

орлыктан башланган “түземлек операциясе" нәтиҗәләрен бирә. Узган ел 100 орлык һәм 100 рассададан башланган бәрәңге чәчүлеге быел 20 шәр метрлы 11 буразнага җитте. 100 ләп рассада язын менә шундый борчактан аз гына зуррак бәрәңгедән үсеп чыгып бер буразнадан артыграк мәйданда. Аннан зурраклары җиргә утыртылган

иде. Бүген беренче төп рассада бәрәңгесен алып карадык. Хәзергә анда 34 бәрәңге үсеп утыра иде. Минем бакчада  яңгырлар күп булмады. Дым чынлап та дефицитта.

Укучым нинди сорт, технологиясе дигән сораулар куяр инде. Алдан ук җавабым шул- мин реклама ясаучы да, акча эшләүче блогер түгел.  Хәзергә без аны Буа бабай бәрәңгесе диик. Ул быел үрчетү стадиясендә. Аннан хаттә суперэлита ясар өчен дә тагын ике ел үстерү ( үрчетү) кирәк булачак.

Бу эш белән минем белән бергә илнең төрле регионнарында берничә дистә кеше шөгелләнә. Орлыгын күбесенчә бушлай тараткан идем. Башлангыч бик уңышлы дәвам итә. Үзем, шулай ук дусларым да быел ук

бу, чын-чынлап сортлы орлык үстерү, аны кешеләр белән дә бүлешү дәрәҗәсенә җитәрбез диеп уйлыйм.

Мин хәзер сирәк язам инде. Бик кирәктә- " теш сызлаганда" гына. Бу очракта да , чынлап та бакчасына сортлы орлык утыртыйм әле дигән кешеләрне

язманы үзегезгә алып куегыз дияр идем..

  Алда булачак язмаларым да күбрәк сортлар, орлык, үсентеләр турында булыр диеп уйлыйм”, дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев