Яңа Чәчкаптан Хәмит Гыйматдинов бәрәңгене салам астында үстерә
Районның баш агрономы үз бакчасында быел өч буразна бәрәңгене салам астына чәчкән. Ул чәчүлек орлыкны җир өстенә салып чыккан һәм 20-25 сантиметр калынлыкта салам белән каплаган. Саламнан "толып" астындагы бәрәңгеләр ачыкта утыручы кардәшләреннән үсеше буенча азрак калышалар, аның каравы яфракларында колорадо коңгызлары да, личинкалары да юк, чүп үләне дә үсми....
Районның баш агрономы үз бакчасында быел өч буразна бәрәңгене салам астына чәчкән. Ул чәчүлек орлыкны җир өстенә салып чыккан һәм 20-25 сантиметр калынлыкта салам белән каплаган. Саламнан "толып" астындагы бәрәңгеләр ачыкта утыручы кардәшләреннән үсеше буенча азрак калышалар, аның каравы яфракларында колорадо коңгызлары да, личинкалары да юк, чүп үләне дә үсми. Хәмит быел мондый ысул белән бәрәңгене беренче тапкыр гына үстерә. Уңышы нинди булачагын көз күрсәтер, ә без бу хакта сезгә җиткерербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев