Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа конкурс “Минем бакчада үскән гадәти булмаган яшелчә”

Буа телевидениесе, газетасы, сайты яңа бәйге игълан итә. Ул көзге муллыкка багышлана.

Буалыларның һәрберсе бакчада эшләрне бетерде диярлек. Яшелчәләрне казып алганда бәлки берәрсе (кишерме, суганмы, бәрәңгеме, помидормы һ.б.) гадәти булмаган формада булгандыр, нинди дә сынны хәтерләткәндер. Яисә күтәрә алмаслык бик зур булгандыр. Шуларны фотога төшереп, (зур яшелчәләрнең авырлыгын килограммнарда язып),  үзегез (шәһәрдән яки кайсы авылдан икәнен теркәргә кирәк) һәм яшелчә турында язып, контакт номерыгызны күрсәтеп, безнең bayrakbua@mail.ru электрон почтасына салыгыз. Фотоларны 24 сентябрьгә кадәр кабул итәбез. Аннан редколлегия әгъзалары барлык фотоларны караячак, иң гадәти булмаган яшелчә иясен билгеләп, бу хакта телевидениегә сюжет төшерәчәкбез һәм газетага язачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев