Байрак
  • Рус Тат
  • Яңа министрның әтисе Наил Садыйков Буада медицина училищесын җитәкләгән

    Наил Сәлахович 1941 елда эшчеләр гаиләсендә туа. 1961 елда Казан дәүләт медицина институтының медцина-профилактика факультетына укырга керә. Буага кайтып, берникадәр табиб-инфекционист, баш табиб урынбасары булып эшләгәннән соң аны 1972 елда Буа медицина училищесы директоры итеп билгелиләр. 1981 елдан ул Казанда база медицина училищесын җитәкли башлый. 1989 елдан 2003 елга кадәр...

    Наил Сәлахович 1941 елда эшчеләр гаиләсендә туа. 1961 елда Казан дәүләт медицина институтының медцина-профилактика факультетына укырга керә. Буага кайтып, берникадәр табиб-инфекционист, баш табиб урынбасары булып эшләгәннән соң аны 1972 елда Буа медицина училищесы директоры итеп билгелиләр. 1981 елдан ул Казанда база медицина училищесын җитәкли башлый. 1989 елдан 2003 елга кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли. Бүген ул Татарстан ветераннарын медицина һәм дарулар белән тәэмин итү комиссиясен җитәкли, республика сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннар оешмасының оештыручысы һәм рәисе булып тора.

    Сәламәтлек саклау системасына керткән өлеше өчен ул күп тапкырлар бүләкләнә. Наил Садыйков - Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе.

    Кыскасы, буалыларның сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән өлеше зур. Инде икенче министр безнеке. Камил Зыятдинов бу ведомстовага 1994елдан 2007 елга кадәр идарә итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: