Яңа Тинчәлегә илтүче юлда гаилә автомобильдә әйләнеп капланган. Йөртүче әти ДТП урыныннан качкан
8 июль көнне кичке уннар тирәсендә Яңа Тинчәле авылына табан баручы "Дэу-Нексия" автомобиле әйләнеп каплана. ДТПда руль артына утырган һәм идарәне югалткан гаилә башлыгы да, аның йөкле хатыны, 7 һәм 5 яшьлек балалары төрлечә тән җәрәхәтләре алалар. Бәхеткә, яралары куркыныч түгел. Йөртүче үзе авария урыныннан кача һәм икенче көнне район...
8 июль көнне кичке уннар тирәсендә Яңа Тинчәле авылына табан баручы "Дэу-Нексия" автомобиле әйләнеп каплана. ДТПда руль артына утырган һәм идарәне югалткан гаилә башлыгы да, аның йөкле хатыны, 7 һәм 5 яшьлек балалары төрлечә тән җәрәхәтләре алалар. Бәхеткә, яралары куркыныч түгел. Йөртүче үзе авария урыныннан кача һәм икенче көнне район эчке эшләр бүлегенә китерелә. Җәмәгать суды аңа административ җәза рәвешендә 1 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү билгеләде.
Фото news.rambler.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев