Байрак
  • Рус Тат
  • Яңа Тинчәлеләр югары уңышка өметләнә

    Яңа Тинчәле авылы территориясендә урнашкан фермер хуҗалыкларының да эш нәтиҗәләре начар түгел.

    Фермер Эльвира Шәвәлиева быел 22 гектарда берничә сортта карлыган утырткан. Ә территориядә 63 гектарда карлыган һәм кура җиләге үстерелә. Аның уңышын алуга керешкәннәр. Мифтахетдинов фермер хуҗалыгында быел 500 гектарда көнбагыш игелә. Шулай ук 183 гектарда борай культурасы чәчелгән. Бу авылда көнбагыш игү буенча мул уңыш алуга ирешкән Фәнис Шәрәфетдинов яши. Узган ел ул көнбагышның һәр гектарыннан 35 центнер уңыш алган. “Дружба” агрофирмасының Янтуган авылы иген басулары чиста күренә. Технология төгәл үтелгән. Берничә агрегат кукурузны һәм көнбагышның рәт араларын эшкәртә иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: