Байрак
  • Рус Тат
  • Яхтаң, снегоходың, ике автомобилең, сәүдә объектың булса,  айлык пособие түләнми

    Яңа закон 1 апрельдән гамәлдә. Татарстан Республикасы һәм Министрлар Кабинеты  карарлары нигезендә  моңа кадәр бик ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнарга, аларның айлык керемнәреннән тыш, акчалата социаль түләү билгеләнде.

    Аз керемле гаиләдә балаларга айлык пособие һәм өлкәннәргә юл өчен акчалата түләү каралды.  Закондагы төзәтмәләр нигезендә ул хәзер  аларның  мөлкәт белән тәэмин ителү дәрәҗәләрен исәпкә алып түләнәчәк. Ягъни 1 апрельдән гаиләдә яхта, очучы аппаратлар, снегоход булганда,  сәүдә җитештерүе, сәүдә объектлары исәпләнгәндә, ике һәм аннан да күбрәк автомобиль булганда,  аның берсесенең чыгарылу вакытына 3 елдан да  артмаганда, гаиләдә квартир мәйданы җан башына 40 кв.м мәйданнан артып киткәндә акчалата ярдәм  түләнмәячәк. Шул ук вакытта ялгыз яшәүче пенсионерның милке саналган квартир 80 квадрат метрдан да артмаса, айлык түләү сакланачак. Түләүләр билгеләнгәндә исәпкә алынучы милек төрләренең тулы исемлеге белән mtsz.tatarsatan.ru сайты аша танышырга була. Бу хакта гражданнарның телефоннарына смс-хәбәрләр дә җибәреләчәк. Элек билгеләнгән түләүләр билгеләнгән вакытка кадәр түләнеп бетереләчәк.

    Социаль түләүләр турында тулырак сез  үзегез яши торган җирлектә  урнашкан республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәләрендә белешә аласыз. Телефоннар.: 3-16-89, 3-17-03, 3-28-09.

    Игътибар: 20 һәм 27 апрельдә Буа шәһәре Ленин урамы 52 йорт адресы буенча урнашкан 15 номерлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсендә гадәти режимда халыкны әлеге сораулар буенча кабул итү булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: