Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Якташларның матур гадәте

Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, райондашлар янына күчтәнәчләр белән кайту "Буа якташлыгы" җәмгыяте әгъзаларының матур гадәтенә әверелде. Узган шимбәдә дә алар картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. "Китап укый-укый чәй эчегез" Интернат-йортның икенче катындагы залда кунаклар килүенә барысы да әзер иде. Аларны әби-бабайлар аллы-гөлле күлмәкләрен...


Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, райондашлар янына күчтәнәчләр белән кайту "Буа якташлыгы" җәмгыяте әгъзаларының матур гадәтенә әверелде. Узган шимбәдә дә алар картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
"Китап укый-укый
чәй эчегез"
Интернат-йортның икенче катындагы залда кунаклар килүенә барысы да әзер иде. Аларны әби-бабайлар аллы-гөлле күлмәкләрен киеп өстәл артында, район һәвәскәрләре сәхнәдә дәртле җырларын яңгыратып көттеләр. Ниһаять, ишектән елмаеп "Якташлык" президенты Ирек Закиров, секретаре Эрнст Вәлиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, "Татптицепром" җәм-гыятенең генераль директоры Марс Алиев, шагыйрь Ренат Харис, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов килеп керделәр. Һәрберсе өлкәннәр янына туктап исәнләштеләр, хәлләрен сорадылар. Аннан сәхнәгә менеп сүз алдылар.
- Ел саен бу йортка кайтуны бурычыбыз дип саныйбыз. Чөнки сез авыр хез-мәт юлы үтеп, безгә, бала-ларыбызга, якты киләчәк бүләк иткән кешеләр. Мо-ның өчен рөхсәт итегез бү-ген сезне кадерләргә! Якташларыгыздан табындагы пешкән ризыкларны, күчтәнәчләр тутырган пакетларны, 160 данә китапны кабул итеп алыгызчы! Кыскасы, китап укый-укый, рәхәтләнеп чәй эчегез! - диде Ирек Закиров зур гаиләгә мөрәҗәгать итеп. Башка якташлылар да әби-бабайларга озын гомер, саулык теләделәр, ки-ләчәктә мондый күңелле очрашулар дәвам итәчәгенә ышандырдылар.
Ренат Харис -
балалар янында
Ә үзәк китапханәдә кунакларны, алар арасыннан бигрәк тә шагыйрь Ренат Харисны балалар көтте. Ренат абыйлары буш кул белән кермәде, ул нәни дусларына багышлап язган шигырьләрен алып килгән. Укучылар аны тын да алмыйча тыңладылар, шигырьләрнең кызыклы урыннарында рәхәтләнеп көлделәр.
- Балалар! Безнең районнан ни өчен шулкадәр күп министрлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, зур җитәкчеләр, җырчылар, шагыйрьләр чыккан дип уйлыйсыз? Сере - китап укуда. Без бүген аларны сезгә күп итеп алып килдек. Укыгыз, иҗат белән шөгыльләнегез! Ә иң осталарга, гадәттәгечә, минем исемемдәге премия биреләчәк, - диде ул. Аннан соң сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәлә-ләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова якташлар алып кайткан китаплар 3 шәһәр һәм 33 авыл китапханәләренә таратылачагын әйтте. Соңыннан кунаклар китапханә тормышы белән якыннан таныштылар.
Герой якташларны
искә алып...
Якташлар үзәк мәйдандагы мемориаль комплекс төзелеше белән танышканнан соң, туган якны өй-рәнү музеена килделәр. Анда аларны район ветераннар Советы әгъзалары Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча комитеты әгъзалары каршы алды. Музей директоры Люция Әхмәтҗәнова җитәкчелегендә "Якташлар - безнең горурлыгыбыз", Бөек Ватан сугышы чорына багышланган залларны бергәләшеп карагач, Бөек Җиңү-нең 70 еллыгына багышланган чаралар хакында да сөйләшүләр алып бардылар. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев шә-һәрдәге мемориаль комплекс төзелешенә 500 мең сумнан күбрәк өлеш керт-кән "Буа якташлыгы" җәм-гыяте әгъзаларына чын кү-ңелдән рәхмәт әйттеләр. Җиңүнең юбилей датасы уңаеннан районда алып барылган әзерлек эшләренең барышы хакында да сөйләштеләр. Кунаклар ки-ләчәктә дә әлеге изге эшкә ярдәм итә-чәкләренә вәгъ-дә итеп саубуллашып китеп бардылар.
Әлфинур
ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев