Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Якташыбыз Динә Латыйпова якын кешесен югалткан: "Йөрәк өзгәләнә"

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова күңелсез хәбәр җиткерде.

Җырчының балачак дусты вафат булган. 

"Эх, кызый! Йөрәк өзгәләнә, күңел ышанмый. Иртәрәк иде бит әле. Рәмзия Расыйх кызы Йосыпова. Бер сыйныфта, бер парта артында утырдык, беренче хәрефләрне бергә язарга өйрәндек. Бер урамның күрше кызлары без. Кич утыру урыныбыз да сезнең капка төбе иде. Эх, кызый, синең якты күңелең, кыңгырау чыңыдай янгыратып, башкаларны иркәләп көлүең… Хуш, дустым, балачак, яшьлек ахирәтем", – дип язган Динә ханым.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/din-latyypova-yakyn-keshesen-yugaltkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев