Байрак
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Марат Айзатуллин Буаның яшь хоккейчыларына исемле кәшәкәләр тапшырды

    “Арктика” боз сарае директоры вазифаларын башкаручы Ирек Яраханов белдерүенчә, кичә якташыбыз, “Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе” (ГИСУ) директоры Марат Айзатуллин 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хоккейчылар кергән командага (22 уенчы) исемле кәшәкәләр бүләк итте. Тапшыру тантанасында район башлыгы Марат Җаббаров та катнашты. Алар спортчыларга уңышлар, җиңүләр теләделәр.

    Әйтергә кирәк, Марат Мансуровичның әлеге спорт мәктәбенә беренче тапкыр ярдәм итүе түгел. Ул яктырту, көчле тавыш (громкая связь) җайланмаларын яңартырга булышкан. Шулай ук компрессор һәм боз катыру машинасы да – аның бүләге. Иганәче үзе дә яшь чагында биредә шөгыльләнгән, хәзер дә әлеге спорт төрен ташламый.

    Арктикалылар аңа бик рәхмәтле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: