Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ялга туры килгән бәйрәмнәр башка көнгә күчерелми

Татарстан Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы законына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләрнең үзенә килгәндә, бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, ул башка көнгә күчерелмәячәк. Элек исә бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгәндә, ул көннәр ялдан соңгы эш көненә күчерелә иде....

Татарстан Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы законына үзгәрешләр кертте.

Аның нигезендә республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләрнең үзенә килгәндә, бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, ул башка көнгә күчерелмәячәк. Элек исә бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгәндә, ул көннәр ялдан соңгы эш көненә күчерелә иде. Закон рәсми рәвештә басылып чыккач, ун көннән соң гамәлгә керә. Тиздән, 6 ноябрьдә, Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итәчәкбез. Ул якшәмбегә туры килә. Яңа закон нигезендә исә 7 ноябрь гадәти эш көне булырга мөмкин.

Татарстанда бәйрәм көннәре булып 30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме санала.
Сүз уңаеннан: Татарстан депутатлары әлеге мәсьәләне 2014 елда күтәреп чыккан иде инде. Ул вакытта канун проекты Россия Дәүләт Думасына юлланып, депутатлар аны кабул итмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев