«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде
Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үтте.
Очрашуда катнашкан YouTube хостингында «Хижина музыканта» каналын алып баручы блогер Раил Арсланов Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингын чагыштырып карады. Аның фикеренчә, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак. «Социаль челтәрләрнең төп таләбе — даимилек, кызыклы һәм сыйфатлы контент», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Инстаграм белән Тик-ток челтәрләре күңел ачуга корылган. YouTube хостингында күбесенчә мастер-класс, өйрәтүгә кагылышлы видеолар урын ала. Соңгысында исә акча да күбрәк түләнелә. Баштагы вакытта ярты елга өч мең ала идем, аннан соң ул һәр ай саен килә башлады», — дип мисал китерде миллион язылучысы булган Раил.
«Ялкын»ның яңа санында блогер Раил Арслановтан тыш, хикәяләргә рәсемнәр ясаучы да бар. Ул журналның тышлыгында сурәтләнгән. «Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда — Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык», — диде «Ялкын» журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының аудиториясе яшьләр тәшкил иткәнен билгеләп узды. «Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык», — диде ул.
Кичәдә Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары җыелды.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/19-01-2021/yalkyn-zhurnalyny-ya-a-sanyn-t-k-dim-it-g-ber-million-yazyluchysy-bulgan-bloger-kilde-5800109
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.400
-
6 июль 2022 - 09:25Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк.4200
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.2000
-
1 июль 2022 - 15:37Буа районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Ремис Ганиевка сораулар бирегез Районда юл куркынычсызлыгы буенча халык сорауларына район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Ремис Ганиев кабат җавап бирәчәк.12700
-
1 июль 2022 - 15:34Буа районыннан сугыш ветераны үзен юбилее белән котларга килгән кунакларны күзлексез укып гаҗәпләндерде(+фото) Буа районының Аксу авылында яшәүче 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков бүген кунакларны – муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеевны, авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдиновны аягүрә басып каршы алды.11800
-
1 июль 2022 - 15:30Буа районында итек басканны күрәсегез киләме? (фото) Моның өчен Әлши авылына барырга мөмкин.12700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.3700
-
24 июнь 2022 - 10:42Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу унаеннан сюжет төшерелде Якташыбыз, бөек рәссам Бакый Урманченын тууына 125 ел тулу унаеннан "Хәзинә галереясы Бакый Урманче" фильмы өчен рәссамнын туган ягында "Атлар коендыру" картинасын җанландыру буенча сюжет төшерелде.15500
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!7900
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.8600
-
10 июнь 2022 - 15:05Буа районының “Авангард” агрофирмасында – алдынгылар өчен Сабантуй (+фото) Ул, һәрвакыттагыча, Кайбыч авылы урманы аланында узды. Кунакларны милли сыйлар, җырлар белән кайбыч, Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Ырыңгы авыл җирлекләре үзешчәннәре каршы алды.22600
-
9 июнь 2022 - 14:05Буада бищ айда туучылар да, үлүчеләр дә, өйләнешүчеләр дә кимегән Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, быел ел башыннан алып май ахырына кадәр районда 77 бала туган.28700
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
25 июнь 2022 - 08:20Бүген буалылар Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Якутия республикасында Сабан туенда (фото)Бүген буалылар Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Якутия республикасында Сабан туенда13800
-
6 июль 2022 - 09:25Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк.4200
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.2000
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика