Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Янтуган авылында банкоматтан акча урларга керүчеләр видеокүзәтү җайланмасын алып киткәннәр

10 августтан 11енә каршы төндә Янтуган авылындагы азык-төлек кибете бинасындагы банкоматтан билгесез затлар акча алмакчы булганнар. Алар банкомат өстендәге видеокамераны кара целлофан пакет белән томалап, банкоматның сервис зонасы урнашкан бинага керү тимер ишеген җимергәннәр. Бина эченә кергәч, караклар видеокамераны, банкоматтан акча алуны яздырып баручы блокны һәм ведомстводан тыш сак бүлегенә...


10 августтан 11енә каршы төндә Янтуган авылындагы азык-төлек кибете бинасындагы банкоматтан билгесез затлар акча алмакчы булганнар. Алар банкомат өстендәге видеокамераны кара целлофан пакет белән томалап, банкоматның сервис зонасы урнашкан бинага керү тимер ишеген җимергәннәр. Бина эченә кергәч, караклар видеокамераны, банкоматтан акча алуны яздырып баручы блокны һәм ведомстводан тыш сак бүлегенә хәбәр итүче хәвеф сигналы төймәсен да ватканнар. Аннан алар металл җиһаз белән банкоматның акча сакланучы ячейкасын ватарга уйлаганнар, ләкин нәтиҗәсез. Җинаять урыныннан угрылар буш кул белән түгел, видеотеркәү җиһазын кыстырып киткәннәр. Хәзерге көндә бу факт буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 10 августтан 11енә каршы төндә Янтуган авылындагы азыктөлек кибете бинасындагы банкоматтан билгесез...