Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Яр Чаллы сайлау участокларында югары активлык теркәлә

Иртәнге 10 сәгатьтә сайлаучыларның 17 проценты диярлек тавыш биргән иде. Мэриянең пресс-хезмәтчелеге мәгълүматлары буенча 10 сәгатькә Яр Чаллыда сайлаучыларның 19,98 проценты (61649 кеше) тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, шәһәр буенча сайлаучыларның гомуми саны 362981 кеше. Халыкның сайлау участокларына килүе проценты буенча автошәһәрнең Комсомол районы алда бара - 20,09 процент (20090 кеше),...


Иртәнге 10 сәгатьтә сайлаучыларның 17 проценты диярлек тавыш биргән иде.
Мэриянең пресс-хезмәтчелеге мәгълүматлары буенча 10 сәгатькә Яр Чаллыда сайлаучыларның 19,98 проценты (61649 кеше) тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, шәһәр буенча сайлаучыларның гомуми саны 362981 кеше.
Халыкның сайлау участокларына килүе проценты буенча автошәһәрнең Комсомол районы алда бара - 20,09 процент (20090 кеше), икенче урында Үзәк район - 19,49 процент иясә 23472 кеше, өченчедә Автозавод районы - 14,99 процент яисә 18087 сайлаучы.
2057 номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Якубнюк сүзләренә караганда, 9.30 сәгатькә 106 кеше сайлады - бу барлык сайлаучыларның 13,2 проценты."Эш штат режимда бара, тыныч атмосфера хөкем сөрә. Кешеләрнең кәефе бәйрәмчә, балалары белән яшь гаиләләр дә, өлкәннәр дә тавыш бирергә киләләр. Участокта 18 ярчаллылы беренче тапкыр тавыш бирәчәкләр. Аларга открыткалар һәм татлы бүләкләр әзерләдек. Тавыш биргәннән соң сайлаучыларны актлар залына чакырабыз. Анда безнең укучылар концерт күрсәтәләр", - ди Якубнюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иртәнге 10 сәгатьтә сайлаучыларның 17 проценты диярлек тавыш биргән иде.