Байрак
  • Рус Тат
  • Яшь буалылар “Шаян ТВ” да (фото)

    Бүген шәһәрнең 2 номерлы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар ТНВ каналының “Шаян ТВ” балалар тапшыруында катнашу өчен Казанга китте.

    Наилә Таҗетдинова җитәкчелегендәге “Умырзая” һәм “Шатлык нуры” ансамбльләре берничә җыр белән видеотасмага төшәчәк. Бу инде яшь буалыларның республика телеканалында беренче генә катнашулары түгел. Телевидение хезмәткәрләре моңа кадәр буалы Камил Вәлиев һәм Алинә Мөхәммәтҗанова белән дә тапшыру хәстәрләгән иделәр. Тапшыруның эфирга кайчан чыгачагын соңрак хәбәр итәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: