Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Яскүл авылыннан Наталья һәм Владимир Раковлар “Кигән киемнән урамда калдык” (+фото)

8 июнь көнне Яскүл авылында яшәүче Раковлар гаиләсенә бәла килә – иртәнге сәгатьләрдә йортлары янып китә.

Хуҗалар өйдән бер әйбер дә алып чыга алмыйлар – янгын булган вакытка өсләрендәге кием белән урамда калалар. Җитмәсә, Наталья әлеге хәсрәттән аңсыз ава, аны дәваханәгә алып китәләр.

Бүгенге көндә Раковлар Буада бер йорт сатып алмакчылар. Әлегә бу йортның хуҗалары анда яшәп торырга рөхсәт биргәннәр. Сатып алганчы. Тик аларга да Казанда торак алырга акча кирәк. Раковлар әлегә 1 миллион сумга якын сумма җыя алабыз, диләр. Яскүлдәге йортның иминиятләштерү акчасы чыгарга тиеш, Владимир эшләгән “Дружба” агрофирмасы җитәкчелеге, Натальяга мәдәният бүлегеннән ярдәм итәргә вәгьдә иткәннәр, калган сумманы туганнар, дуслар җыйганнар. Тагын 850 мең сум акча кирәк.

Алар буалылардан бу сумманы җыярга җыярга ярдәм сорыйлар. Буалылар урамда бер әйберсез, бер тиен акчсыз калган гаиләгә зинһар ярдәм итик! 50, 100 сум булса да, кем күпме бирә ала! Тамчыдан күл җыела бит.

Акча күчерү өчен Натальяның телефон номеры 89397314614 (Сбербанк карточкасына бәйләнгән).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев