Байрак
  • Рус Тат
  • “Язмыш сынавы” буалыларны ник елатты? (фоторепортаж)

    Аягүрә басып алкышлады тамашачы район мәдәният йортында "Язмыш сынавы" спектаклен караганнан соң. Автор тормыш аша әхлак, гаиләдә хатын-кыз образын, ләгънәт, көнчелекнең яхшыга алып бармау проблемасын күтәрә. Хәсрәт аяктан еккан сюжетлар вакытында тамашачы күз яшләрен тыя алмады. Артистларның образларны оста итеп ачуы сәхнәдәге күренешләрне тагын да тәэсирләндерде. Исегезгә төшерәбез район мәдәният...

    Аягүрә басып алкышлады тамашачы район мәдәният йортында "Язмыш сынавы" спектаклен караганнан соң. Автор тормыш аша әхлак, гаиләдә хатын-кыз образын, ләгънәт, көнчелекнең яхшыга алып бармау проблемасын күтәрә. Хәсрәт аяктан еккан сюжетлар вакытында тамашачы күз яшләрен тыя алмады. Артистларның образларны оста итеп ачуы сәхнәдәге күренешләрне тагын да тәэсирләндерде. Исегезгә төшерәбез район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яктылык" дип аталган халык театры Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәрен сәхнәләштерде. Төп рольләрне Гүзәл Салаватова, Рөстәм Әхмәдуллин, Зөһрә һәм Илнар Талиповлар, Зөлфия Алимова, Нурдания Низамова, Әлфия Галимова башкардылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: