Байрак
  • Рус Тат
  • Ырыңгыдан Алексей Кубайкин 3 миллион сумлык грант отты. Ә нәрсәгә тотачак?

    Быел "Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" региональ конкурсында гранты 90 фермер дәгъвалады, 41е отты. Алар арасында Ырыңгыдан Алексей Кубайкин да бар. Җиңүчеләргә грант алуга сертификатларны кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр Марат Әхмәтов тапшырды. Алексей киләсе язга, грант акчасына 100 баш сыерга исәпләнгән сыер абзарын сафка...


    Быел "Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" региональ конкурсында гранты 90 фермер дәгъвалады, 41е отты. Алар арасында Ырыңгыдан Алексей Кубайкин да бар. Җиңүчеләргә грант алуга сертификатларны кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр Марат Әхмәтов тапшырды. Алексей киләсе язга, грант акчасына 100 баш сыерга исәпләнгән сыер абзарын сафка бастырырга ниятли. Анда маллар бәйләмичә асралачак, аерым саву залы булачак. 30 яше дә тулмаган Алексей фермерлык белән берничә ел шөгыльләнә. Бүген фермада 50 баш сыер асрала. Аларны инде көзгә 100 башка җиткерәчәк. Әлегә 3 кешене эшле итсә, яңа фермада тагын шулкадәр үк эш урыны өстәләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: