Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ырыңгыдан Алексей Кубайкин европа дәрәҗәсендә җиһазланган ферма төзи (+ фото)

Аның шушы көннәрдә генә Россия күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы гаилә сөт фермалары" конкурсында беренче урын алуын хәбәр иткән идек. Ул әлеге бәйгенең "100 башка кадәр" номинациясендә җиңде. Инде якын киләчәктә сыерларның баш санын арттырырга планлаштыра - 200 башка исәпләнгән ферманы төзеп бетереп килә. Маллар асралачак бинаның түбәсен ябасы гына калган....

Аның шушы көннәрдә генә Россия күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы гаилә сөт фермалары" конкурсында беренче урын алуын хәбәр иткән идек. Ул әлеге бәйгенең "100 башка кадәр" номинациясендә җиңде. Инде якын киләчәктә сыерларның баш санын арттырырга планлаштыра - 200 башка исәпләнгән ферманы төзеп бетереп килә. Маллар асралачак бинаның түбәсен ябасы гына калган. Ә хуҗалык эшләре, җитәкче, ветеринария белгечләре бүлмәләре, сөт блогы, автоматлаштырылган саву залы урнашкан бина тулысынча диярлек әзер. Саву залы - европа дәрәҗәсендә. Россиядә җитештерелгән "Елочка" залында берьюлы 16 сыерны савып булачак һәм сыер савучыга саву аппаратын җиленгә киерткәндә бөгелергә кирәк булмаячак. Мондый заллар Татарстанда да санаулы гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев