Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ырыңгыдан Алексей Кубайкин Мәскәүдә чыгыш ясады

Илебез башкаласында 16-17 февраль көннәрендә узган Россиянең крестьян (фермер) хуьалыкларыны һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXVIII съездында катнашты ул. Аның анда "Иң яхшы гаилә сөт фермалары" конкурсында беренче урын алып, бүләкләүгә чакырылуын хәбәр иткән идек инде. Әле шушы минутларда гына Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында Алексей Кубайкинның...

Илебез башкаласында 16-17 февраль көннәрендә узган Россиянең крестьян (фермер) хуьалыкларыны һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXVIII съездында катнашты ул. Аның анда "Иң яхшы гаилә сөт фермалары" конкурсында беренче урын алып, бүләкләүгә чакырылуын хәбәр иткән идек инде. Әле шушы минутларда гына Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында Алексей Кубайкинның съездда чыгыш ясавы, крестьян-фермер хуҗалыгында эш барышы һәм ирешелгәннәре хакында бәян итүе турында хәбәр бастырылды. Россия Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев аның эшенә югары бәя биргән. "Агропромышленностьның киләчәге яшь эшмәкәрләр кулында", - дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев