Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ырыңгыдан өч сыер асраучы Нестеровлар тиздән субсидия алачак (+ фото)

Алар гына түгел, ярдәмгә район авылларында һәм шәһәрдә сыер асраучы барлык шәхси хуҗалыклар ия булачак. Шулай ук ихаталарында ана кәҗәләр һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗәләр булучылар да. Субсидия республика бюджетыннан бер сыерга 3 мең сум, кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Иван...

Алар гына түгел, ярдәмгә район авылларында һәм шәһәрдә сыер асраучы барлык шәхси хуҗалыклар ия булачак. Шулай ук ихаталарында ана кәҗәләр һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗәләр булучылар да. Субсидия республика бюджетыннан бер сыерга 3 мең сум, кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән бирелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Иван Мулеев әйтүенчә, районда барлыгы 3154 сыер һәм 1173 баш кәҗә бар. Алар өчен тулаем субсидия күләме 10,5 миллион сум тәшкил итәчәк. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре ярдәмне алу өчен кирәкле барлык документация эшләрен төгәлләгәннәр инде. Шушы көннәрдә районга акча кайта башлаячак. Аны 10 көн эчендә ияләренә тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев