Байрак
  • Рус Тат
  • Җырчы Алсуның  ун яшьлек кызы җыр иҗат иткән. Әнисе аны инстаграмга куйган (ВИДЕО)

    Якташыбыз җырчы Алсу ире Ян Абрамов белән ике кыз һәм бер ул үстерә. Күптән түгел  аларның кече кызы 10 яшьлек Микелла гаиләсенә сюрприз ясаган - үзенең беренче җырын иҗат иткән.


    Кызы җырлаган видеоны Алсу үзенең инстаграмында урнаштырган.+

    Гадәттә, Алсу балаларының уңышлары белән мактанырга яратмый, бу аңа таталарга хас тыйнаклыктан килә булса кирәк. Әмма әлеге куанычлы хәл белән бүлешмичә кала алмаган ул. "Хәзер үк үзенең тембры һәм башкару манерасы бар! Горурланам синең белән, минем йолдызчыгым! - дип язган Алсу видео янында.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: