Байрак
  • Рус Тат
  • Җырчы Нурислам вафат

    Бу хакта социаль челтәрләрдә язучы Айгөл Вәлиуллина-Нуриева хәбәр итте.

    «Риваль әйткән начар хәбәргә ышанмадым. Нурисламга шалтыраттым… Бер хатын-кыз алды. Аның бүген сәгать иртәнге биштә гомере өзелгәнен хәбәр итте.


    ×
    Аяк астында җир убылды… Югыйсә, кичә генә җыр җибәргән идем. Ватсапта укылган булып тора. Кем уйлаган! Авырган икән. Хәлен дә сорамаганмын.

    Нурислам! Без синең белән бик якын иҗатташ дуслар идек. Бар җырларың да диярлек минем сүзләргә язылган. Әле тагын ике җырга заказ биргән идең. Җитешмәдем. Ә күпме җырлар калды җырланмаган. Нигә ашыктың? Нигә шулай тиз? Хушлашмый да… Алай ярамый бит инде.

     

    Әле бит яшәргә дә яшәргә иде. Күпме хыялларың калды тормышка ашмый.

    Әй, гомер санаулы шул син! Минутың, секундың үлчәнгән. Синнән, миннән сорый димени? Талашуны, кеше сөйләүне, авыр сүз әйтеп рәнҗетүне, ялганны белмәдең…Янып, көеп, сөеп яшәдең.

    «Әле синең иҗат кичәңне гөрләтербез! Айгөл, Казанда яса иҗат кичәңне, ярдәм итәргә тырышырмын», — дигән сүзләрең яңгырый колагымда. Киттең… Бәгырьне телеп, җанны әрнетеп… Киттең… Ә җырларың калды… Җырлар үлемсез шул. Синең үз тыңлаучың, үз иҗатыңа мөкиббән кешеләрең бар иде. Җырларыңны тыңлаган саен сиңа дога булып ирешсен! Караңгы гүрләрең якты, урының оҗмаһта булсын! Хуш, иҗатташ дустым. Хуш, Нурислам… Догамнан калдырмам…»

     

    https://intertat.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: