Байрак
  • Рус Тат
  • Җырлый-җырлый театраль премия яуларга бара Буа театры. Аңа номинантлар өчәү! (+видео)

    Бүген, Халыкара театр көнендә, кич Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” (“Триумф) премиясен тапшыру танатансы була.

    Әлеге видеода Буа театры коллективының күңелле итеп җырлап “Тантана”га барышы. Кәеф күтәренке булуга сәбәп бар – премияне тапшыру Комиссиясе сайлап алган премиягә номинантлар арасында Буа театрыннан берьюлы өч артист. “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”  өчен премияне Гөлназ Гыйззәтуллина, “Икенче пландагы иң яхшы ир-егет роле” өчен премияне Илфир Солтанов һәм Вилнур Шәйхетдинов дәгъвалаячаклар.

    -Көндәшләр көчле, бүген кич “кызу” булачак, - ди театрның директоры Раил Садриев. Безнең аристларга уңышлар телибез һәм коллективны бәйрәм белән котлыйбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: