Байрак
  • Рус Тат
  • Югары Лашчы мәктәбендә кытай кызлары булып китте (фоторепортаж)

    Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниара коммуникация институтында магистратурада белем алучы Бай На, Чжан Яньлин, Хуан Лихуэй кызыклы очрашуга шушы мәктәп чыгарылышы, шулай ук университет студенты Эльвина Усманова белән бергә кайттылар. Кунаклар инглиз һәм рус телләрендә кояш чыгышы иленең, үзләре яшәгән провинцияләрнең истәлекле урыннары, традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәният, мәгариф тормышы турында...

    Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниара коммуникация институтында магистратурада белем алучы Бай На, Чжан Яньлин, Хуан Лихуэй кызыклы очрашуга шушы мәктәп чыгарылышы, шулай ук университет студенты Эльвина Усманова белән бергә кайттылар. Кунаклар инглиз һәм рус телләрендә кояш чыгышы иленең, үзләре яшәгән провинцияләрнең истәлекле урыннары, традицияләре, гореф-гадәтләре, мәдәният, мәгариф тормышы турында сөйләделәр. Кытайча җырлар башкардылар, тизәйткечләр әйттеләр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Балалар аларга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, концерт номерлары күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: