Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Үз мөлкәтеңне ничек якларга?

Сез үз йортыгыз белән яшисез һәм аның сакланышы өчен куркасызмы? Йортыгыз белән берәр хәл булса, яңа йорт җиткерү финанс яктан  кыенлыклар тудырыр дип борчыласызмы?

Бу проблеманы чишүнең бик яхшы юлы бар! Үз мөлкәтеңне теләсә нинди бәла-казалардан – янгыннардан, шартлаулардан, су басулардан һәм талаулардан «Югория» иминият компаниясенең «Ышанычлы чишелеш» полисы белән сакларга мөмкин.

Полис бәясе иминият суммасына, йорт мәйданына, дивар материалларына, сигнализация, мич, камин булу-булмауга һәм башка факторларга бәйле. Мәсәлән, кирпеч йортны 1 млн сумга иминләштергәндә (конструктив буенча 700 мең сум һәм эчке эшләр буенча 300 мең сум) иминиятләштерү буенча түләү аена 209 сум, ягъни елына 2506 сум тәшкил итәчәк. 40 квадрат метрлы бүрәнә йортны 450 мең сумга иминләштерү (конструктив буенча 300 мең сум һәм эчке эшләр буенча 150 мең сум) елына 1822 сумга төшәчәк.

Йортны иминиятләштергәндә башка хуҗалык корылмалары: гараж, беседка, мунча, теплица турында да онытырга ярамый... «Югория» иминиятләштерү компаниясенең Буа шәһәрендәге директоры Илдар Абделхалик улы Зарипов болай дип белдерде: «Клиент мәнфәгатьләрен исәпкә алып,  торак йортларны иминиятләштергәндә  полисның мөмкин булган зыянны капларга тиешлеген исәпкә алу мөһим. Әгәр дә йорт янган икән, иминиятләштерүгә бәйле сумма яңа төзелешкә яки башка йорт-җир сатып алуга җитәргә тиеш. Моннан тыш, янгыннардан гына иминиятләштерү белән чикләнергә кирәкми. Йортларны талау яки системалардагы аварияләр очраклары  шулай ук актуаль. Без һәрвакыт клиентларга иминият яклавын киңәйтергә киңәш итәбез, чөнки боларда экономияләргә тырышу үзеңә кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин. Әлбәттә, «минем белән болай булмас әле» дигәнгә өметләнергә һәм полисны артык акча сарыф итү дип санарга да мөмкин. Әмма статистика кискен: квартал саен Татарстанда 600 дән артык янгын чыга. Һәм әлегә янгынга тарыган берәүләр иминият түләүләрен ала һәм яңа йортлар төзи яки сатып алганда, икенчеләре банктан кредитка өметләнә, туганнардан әҗәткә алып торырга яки дәүләттән нәрсәдер көтәргә тырыша.

Татарстан Республикасы  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  мәгълүматлары буенча, барлык янгыннрның 40% торак секторы объектларында килеп чыга. Узган ел янгын чыгуның төп сәбәпләре түбәндәгеләр булды: ут белән саксыз эш итү (64,7%), электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (16,67%), мичләрне эшләгәндә һәм аларны кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу (10,7%), ут төртү (3,2%), транспорт чараларын файдалану кагыйдәләрен бозу (2,2%).

Әйтик, узган ел Саба районының Түбән Шытсу авылында ике катлы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 150 кв. метр мәйданда ут дөрли. Ул вакытка йорт хуҗаларының беренче каттагы дивар зыян күргән һәм икенче каттагы мансарда тулысынча янып беткән була. Гаилә башлыгы үзе реанимациягә авыр пешүләр белән китерелә, аның хатынын һәм кызын пешүләр белән хастаханәгә алып китәләр. Янгыннан зыян 800 мең сумга бәяләнгән.

Төрле хәлләр булырга мөмкин, әмма иртәгесе көнгә ышаныч булдыру мөмкин эш! «Ышанычлы чишелеш» полисын сатып алу шундый эш! Моның өчен  компания офисына яки 8-800-100-82-00 бушлай номерына шалтыратыгыз һәм агент белән бергә документларыгызны рәсмиләштерегез. «Югория» иминият компаниясенең якындагы офисы адресы: Буа шәһәре, Яшел урам, 50 йорт, телефон (84374) 3-84-14

Татарстанда яшәүчеләр игътибарына! «Ышанычлы чишелеш» полисын рәсмиләштергәндә ташламалы купон белән 2020 елның 31 июленә кадәр генә файдаланып булачак!

Реклама. Гомүм оферта түгел. «ГСК «Югория» АҖ. РФ Үзәк банкының  СИ 3211санлы, СЛ3211санлы  лицензиясе, 2019 елның 26 августында бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X