Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Үзара салым буенча референдум узды җыелган акча нигездә зиратларны төзекләндерүгә тотылачак

Үткән якшәмбе көнне район авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум узды. Халык анда актив катнашты. Барлык авыл җирлекләрендәге кебек, Кайбыч авыл җирлегенә кергән авылларда референдумга алдан әзерлек чаралары күрелгән. Аны үткәрү урыннары, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Халык арасында аңлату эшләре алып барылган. Югары Наратбаш участок сайлау комиссиясе әгъзалары, рәисе Роза Хөсәенова...


Үткән якшәмбе көнне район авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум узды. Халык анда актив катнашты.
Барлык авыл җирлекләрендәге кебек, Кайбыч авыл җирлегенә кергән авылларда референдумга алдан әзерлек чаралары күрелгән. Аны үткәрү урыннары, җаваплы кешеләр билгеләнгән. Халык арасында аңлату эшләре алып барылган. Югары Наратбаш участок сайлау комиссиясе әгъзалары, рәисе Роза Хөсәенова тырышлыгы белән референдум оешкан төстә үтте. Югары Наратбаш клубында урнашкан участокка сайлауга иң беренче булып Роза Ихсанова, Нотфулла Сәйфуллин, Рузия Рәхимҗанова килделәр. Гөлҗиһан апа Җәләлова өчен бу көн икеләтә бәй-рәм булды. Аны 97 яше белән котладылар.
- Авылыбызның киләчәге өчен борчылам. Бүген дәүләтнең халык өчен бик күп уңайлы программалары гамәлдә. Үткән референдумда да авылдашлар актив булды. Монысыннан да уңай нәтиҗәләр кө-тәбез,- диде ул.
Сайлауга килүчеләр яңа гына табадан төшкән коймак, кайнар чәй белән дә сыйландылар. Әле сәх-нәгә күтәрелеп, биеп тә алдылар.
- Бу референдум дигәннәре безнең үзебез өчен кирәк бит. Шуңа да авылдагы проблемаларны уңай хәл итү өчен 200 сум гына җыю азрак,- диючеләр дә булды.
- Узган ел референдумда җыелган акчага Кайбыч авылы зиратына рәшәткә, Югары Наратбаштагы зиратны ремонтлау өчен 45 мең сумлык төзелеш материаллары алынды. Кыр Энәле авылындагы бер зиратка рәшәткәләр, икенчесенә капка ясау өчен материаллар кайтарылды. Быел референдумда халыктан җыелган акча авыл зиратларын төзекләндереп бетерүгә тотылачак,- диде Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Нияз Абдрахманов.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров әйтүенчә, быел халык мондый төр сайлауларда аеруча актив катнашкан. Районда үзара салым буенча референдум исә икенче ел үткәрелә. Былтыргысыннан аермалы буларак, быел барлык 30 авыл җирлегендә дә ул узган. Былтыр дүртесендә бөтенләй үткәрелмәгән һәм икесендә халык әлеге инициативаны хупламау сәбәпле узмаган. Ә референдум узган дип саналсын өчен сайлау яшендәге яшәүчеләрнең 50 проценттан күбрәге катнашуы һәм аларның 50 проценттан күбрәгенең үзара салымны кертүгә риза булуы кирәк.
Референдумга кадәр һәр авыл җирлегендә үткә-релгән җыеннарда, очрашуларда иң мөһим мәсьә-ләләр каралган һәм кайберләре референдумга чыгарылган. Күпчелегендә акча средстволары зиратларны төзекләндерүгә һәм кайберләрендә юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Татарстанда үзара салымны өстәмә финанслау программасы һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәп биреүне күздә тота.
- Дәүләт шул рәвешле халыкның иң мөһим җирле проблемаларны үз көч-ләре белән чишү инициативасын стимуллаштыра. Ә җирле властьның аларны хәл итүгә юнәлтелгән средстволарны максималь файдалану мөмкинлеге барлыкка килә,- ди Валерий Николаевич. Алдан исәпләүләр буенча район буенча 4 миллион сум тирәсе акча җыелыр дип планлаштырыла. Ә бу сумма өстәмә финанслау белән 20 миллион сумга әвереләчәк. Бу быел ук гамәлгә ашсын өчен һәр авыл җирлегендә килештерелгән сумманы - ул уртача 200 сум тәшкил итә - финанс оешмалары аша 1 июльгә кадәр күчерергә кирәк. Шул вакытта инде ярдәмне агымдагы елның икенче яртыеллыгында алып кына түгел, ә үз-ләштереп тә булачак. Моның өчен көчләр дә, мөмкинлекләр дә бар.
Гакыйл
КАМАЛЕТДИНОВ, Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үткән якшәмбе көнне район авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум узды.