Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Үзәк мәйдан турында фикер алышулар дәвам итә (+фото)

Шушы көннәрдә бу максатта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов җитәкчелегендә узган очрашуларда аны үзгәртү буенча тәкъдимнәрен районның кино хезмәткәрләре һәм яшьләр оешмалары вәкилләре җиткерделәр.

Киночылар зур экранга күбрәк кино сөючеләрне тарту яклы. Шуңа да алар урам киносы булдырырга телиләр. Ә үзәк паркта төрле чаралар, дискотекалар үткәрү өчен "пятачок"ны кире кайтару идеясен әйттеләр. Аны апрельдән алып октябрьгә кадәр "җанлы" итү мөмкинлеге зур, диләр. Яшьләр оешмалары вәкилләре шәһәр үзәгендә заманча тир, мәктәп укучыларыннан бигрәк студентлар да шөгыльләнерлек робот техникасы үзәге булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Яшь буынга тәрбия бирүдә спорт ярышлары зур урын били. Традицион бәйгеләрдән тыш, мәсәлән, стадионда киез итекләрдә кышкы мини-футбол, рус хоккее үткәрергә мөмкин. Андый ярышларда балалар, яшьләр генә түгел, олылар да катнаша алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев