Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Үзәк паркта фонтан ясауны якташыбыз Дамир Кәримуллин үз өстенә алды

Казан шәһәре КМПО ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Кәримуллин шәһәр үзәгендәге мемориаль комплексны төзекләндерүдә дә Буага бик зур ярдәм күрсәткән иде. Бүген муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов изге гамәлләре өчен аңа Татарстан лидеры Рөстәм Миннехановның һәм районның Рәхмәт хатларын тапшырды. Дамир Кәримуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңа торгызылган...

Казан шәһәре КМПО ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Кәримуллин шәһәр үзәгендәге мемориаль комплексны төзекләндерүдә дә Буага бик зур ярдәм күрсәткән иде. Бүген муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов изге гамәлләре өчен аңа Татарстан лидеры Рөстәм Миннехановның һәм районның Рәхмәт хатларын тапшырды. Дамир Кәримуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңа торгызылган һәйкәлне карап югары бәя бирде һәм һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды. Янәшәдә генә төзекләндерелүче Үзәк паркта да булды ул. Азат Касыймович аның якынча макеты белән таныштырды. Барысын да караганнан соң, якташыбыз паркта фонтан ясау чыгымнарын да үз өстенә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дамир Кәримуллин шәһәр үзәгендәге мемориаль комплексны төзекләндерү...