Байрак
  • Рус Тат
  • Зөлфия Зәйнуллина: “Динебезнең асылы туган тел аша иңсен”

    Бормалы юллар аша дингә килде Буа шәһәрендә яшәүче Зөлфия Зәйнуллина. Ерак Үзбәкстан якларында дөньяга килгән кыз әтисенең туган ягы Буа районының Югары Лашчы авылына әйләнеп кайтуына бер дә үкенми, киресенчә, сөенә генә.

    Бирегә кайткач, җиде буын нәселен барлап, шәҗәрә төзеп, дәвамчыларга бүләк итеп калдыруны бурыч, дип саный ул. Гәрчә үзе бүгенге көндә Буа шәһәрендә яшәсә дә.

    Буа мәдрәсәсендә белем бирүче мөгәллимә дини дәресләрне татар телендә алып баруны мөһимлеген гел тәкрарлый.

    – Ана сөте белән бирелгән телдә аралашып кына диннең үзенчәлеген, кыйммәтен белеп була. Бу минем фикер. Өлкән яшьтәге апаларны укытуы рәхәт, алар татарча иркен сөйләшәләр. Ә менә шәкертләремнең кайберләре рус телендә җавап бирәләр. Андыйлар белән дәресне ике юнәлештә алып барырга тырышам: дини белем бирүдән тыш, көннән-көн татарча сүз запасларын арттырам, - ди Зөлфия ханым.

    Аның белдерүенчә, мәдрәсәнең укыту программасына кертелгән дини вәгазьләрне дә татарча укыту – вәзгыять. Зөлфия Зәйнуллина гаиләдә дә үзе кабул иткән канунны яклап чыга.

    – Кызым өч яшенә кадәр гел русча гына сөйләште, балалар бакчасында шулай аралашалар иде. Миннән нәрсә булса да сораса: “Кызым, русча белмим бит, татарча сора, - дип җавап бирә, аңлата идем. Шул рәвешле баланы әкренләп үз телендә сөйләшергә өйрәттем. Рус теле барлык милләтләрнең дә уртак теле, дип төшендердем. Кешенең калебендә үзенеке ата-анадан калган сөйләм теле булырга тиеш. Мин үскән дә шулай кабул ителгән иде, өстәмә рәвештә әни аралашудан тыш гармунда татар милли моңнарын яңгыратып, тыңлата иде, - ди героем.

    Ана телен яшьтән өйрәнсә, дингә соңрак килә ул. “Адәм баласы суга сусаган кебек мин дә дини гыйлем тупларга сусаганмын, - ди. Догаларны, сүрәләрне яттан  белә башлагач, намазга басу теләге туа. “Ирем белән икебез ике бүлмәдә намаз укырга өйрәнүебез әле дә исемдә”, - ди ул. Ходай тәгалә үзенең юлында булган, сыгынган бәндәләргә ярдәм итә, Зәйнуллиннар гаиләсе дә шөкер, морадына ирешәләр. Шуннан Зөлфия ханымны мәчеткә укытырга чакыралар. Ә аннан мәдрәсәгә дә. Биредә аңа олы яшьтәге апалар төркемен генә түгел, кыз балалар сыйныфларын да тапшыралар. Соңрак мәчет каршында эшләп килүче төркемдә дини курсларны алып бару эшенә керешә.

                              

    – Буага килгәнче дә балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар иде. Авылда балалар бакчасында эшләгәндә тәрбияче вазифасын да башкарырга туры килде. Алдан бераз дулкынлансам да, аннан ныклып эшкә керешүем үземә дә көч бирде, шәкертләр дә сөбханалла, миңа тиз ияләштеләр, - ди мөгаллимә.

    Ир белән хатын үзләре дин юлына баскач, әкренләп балаларын да үз үрнәкләренә ияртмәкче булалар. Зөлфия ханым сүзләренә караганда, һич тә бу баланы мәҗбүриләп дин юлына кертергә кирәк, дигән сүз түгел. Аңарда бары үзаң булдырырга кирәк. Ходайның барлыгын һәм берлеген ул аңлап үсәргә тиеш.

    – Кайчакта бала моны теләсә дә, үзенең сабыйлыгы белән ахыргача җаваплылыкны сизмәскә, аңлап бетермәскә мөмкин. Андый вакытта мин уен формасындагы аралашуга күчәм. Мәсәлән, кызым, бу доганы ятлап бетерсәң, сине бүләк көтә. Әлбәттә без башка әти-әниләр кебек кыйммәтле телефон, айфон алып бирмибез. Ә дини китап, матур яулык бүләк итәбез. Бу һич тә баланы “сатып алу” түгел, ул шул рәвешле эшен ахыргача җиткерергә өйрәнә, - ди ана.

    Укыту системасына әйләнеп кайтсак, Зөлфия ханым дәресләрендә балалар татар теле, дин белемен генә алып калмыйлар, ә табигатьне, тереклек ияләрен дә танып белергә һәм яратырга өйрәнәләр. Шул уңайдан алар еш кына Буа районының Адав-Толымбай авылы янындагы урманга экскурсиягә чыгалар. Баланың күзаллавы киң булырга тиеш, ди ханым. Мисал да китерә: урмандагы күркәләрне санап ул математикага өйрәнә, матурлыкны күреп-тоеп, эстетик тәрбия ала, үсемлекләрне, җәнлекләрне тасвирлап сөйләм теле байый һәм башкалар.

    Менә шулай педагог эшчәнлекнең төрле юнәлешен алып баручы профессиональ ул язмабызның герое. Бары сокланырга гына кала.

    Әлфинур Йосыпова

    Буа шәһәре, 13 апрель.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: